Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ике пенсионер янгында һәлак булды

Янгынның сәбәпләре тикшерелә.

Буа районы Яңа Чәчкаб авылында 11 августта 23 сәгать 28 минутта янгын чыкты. 

Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре килгәндә ике катлы йортның беренче каты яна торган була. Төн уртасында 80 кв метрдагы мәйданда янгын сүндерелә. 

Янгын сүндергәндә 80 яшьлек ир-атның һәм 77 яшьлек хатын-кыз мәете табыла.

51 яшьлек ирне, 45 яшьлек хатын-кызны һәм 17 яшьлек егетне күршеләре коткара. 

Зыян күрүчеләрне Буаның үзәк хастаханәсенә озаттылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәла-каза кешеләр үлеме Янгыннар