Татарстанда илкүләм проект кысаларында 7 меңнән артык кешене бушлай укытачаклар
Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Татарстан респбликасында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңадан уку өчен гаризалар кабул ителә башлады.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль якла уминистрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча быел 7,6 мең кешене яңадан укытырга планлаштыралар.
«Россия эше» порталында Татарстанда яшәүчеләргә 32 белем бирү программасы тәкъдим ителгән. Киләчәктә исемлеккә яңа программалар да өстәлер дип көтелә.
Укыту хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр, вазифалар һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә оештырылган. Болар түбәндәгеләр: хисапчы, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-эшләнмәләр ясаучы, автобус һәм йөк машинасы йөртүчеләре, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтү белгече, тегүчеләр...
Бушлай яңа һөнәр алу өчен «Россия эше» порталына гариза җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев