Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» конкурсы башланды

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына теләктәшлек йөзеннән санитар-экологик икеайлык башланды. Аның төп максаты - чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте.

Икеайлык белән бергә бүген республикада «Экояз» республика бәйгесе дә башланды, ул быел Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- «Экоярдәмче» (шәхси номинация): кече яшьтәгеләр төркеме (18 яшькә кадәр) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк);

- «Экоберләшмә» (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.);

- «Экогаилә»;

- «Экокоманда» (мәгариф оешмалары): кече яшьтәгеләр төркеме (балалар бакчалары) һәм олы яшьтәгеләр төркеме (мәктәпләр);

- «Экопартнерлар» (гаммәви мәгълүмат чаралары): интернет-басмалар һәм телевизион мәгълүмат чаралары;

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек».

Бәйге 8 атналык марафон форматында уза, анда һәр атна конкрет темага багышланган.

1 атна - «Кошларга ярдәм ит». Бу атнада җимлекләр һәм сыерчык ояларын ясап, соңыннан аларны парклар һәм скверларга эләргә була.

2 атна - «Зоокайгырту». Катнашучылар приютларга бара, ризык, уенчыклар алып килә, шулай ук карау һәм игътибарга мохтаҗ терлекләр белән вакыт үткәрә ала.

3 атна «Экологик илһам калейдоскобы». Бу атнада икенчел чималдан рәсемнәр һәм эшләнмәләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗлары өчен файдалы әйберләр ясарга тәкъдим ителә.

4 атна - «Табигать язмышы безнең кулларда». Катнашучылар җимеш агачлары һәм җиләк-җимеш куаклары утыртырга тиеш. 26 апрельдә Татарстан Республикасы тантаналы рәвештә Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Халыкның мәдәни мирасына һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән биш атна буе барлык постларны татар телендә урнаштырырга кирәк булачак.

5 атна - «Тынычлык, хезмәт, май». Бишенче атна йортлар, мәктәпләр, парклар һәм скверлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

6 атна – «Геройлар янәшәбездә яши». Конкурсның алдагы этабы мемориалларны, һәйкәлләрне төзекләндерүгә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүгә багышланган.

7 атна – «Без чүп-чарны аерым җыю яклы». Катнашучыларга макулатура, пластик, кием-салым (һ.б.) җыярга һәм тапшырырга кирәк.

8 атна - «Чиста су». Марафонның соңгы атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышланачак. Катнашучылар елга, күл һәм буа ярларын тәртипкә китерү өчен җыелачак.

«Экояз»да хәзер үк катнашырга мөмкин. Моның өчен беренче атнадагы биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәңдә пост урнаштырырга һәм 5 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча чат-ботка хисап җибәрергә кирәк: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1.

Табигатькә теләгән һәркем ярдәм итә ала. Түбәндәге сылтама буенча бәйгенең барлык нечкәлекләре турында белергә, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтында конкурсның нигезләмәсе белән танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm.

Искәртеп үтәбез, узган ел «Экояз» конкурсы кысаларында 1100 гаилә туган якның чисталыгын саклауга өлеш керткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев