Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда табибларның уртача хезмәт хакы 78 мең сум тәшкил итә

Медикларның хезмәт хакы артуы 2022 елның гыйнварында булган иде.

Татарстанда табибларның уртача хезмәт хакы дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 78 мең сум тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. 

- 2021 ел мәгълүматлары буенча табибларның уртача хезмәт хакы 78,1 мең сум тәшкил итте, бу Татарстанда хезмәт эшчәнлегеннән уртача керемнең 203 проценттан артыгын тәшкил итә, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Моннан тыш, Сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклаганча, 2022 елның гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү арткан. Табибларның һәм урта медицина персоналының база окладлары 5 мең сумга арткан, кече медицина персоналының окладлары 4,6 мең сумга үскән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина