Татарстанда томан, кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда томан, кар һәм юлларда бозлавык көтелә

5 гыйнварда республикада болытлы һава торышы саклана.

Иртәгә Татарстан территориясендә кар явуы көтелә, вакыты белән җепшек кар булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, һава температурасы -3тән алып -8 градуска кадәр була. Көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын фаразлана. Юлларда бозлавык күзәтелә 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев