Татарстанда тышкы икътисади әйләнеш 21 процентка арткан
2018 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетны 16 миллион сумга тулыландырган.
Татарстанда тышкы икътисади әйләнеш 21 процентка арткан. Бүген Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.
«Татарстанда тышкы икътисади эшчәнлек — 21, товарларга чыгарылган декларацияләр саны – 15, таможня төбәгендә эшчәнлек алып бара торган тышкы икътисади әйләнештә катнашучылар исәбе 9 процентка артты», - диде ул.
2018 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетны 16 миллион сумга тулыландырган.
Таможня хезмәткәрләре экспорт һәм импортның күләме 95әр миллион долларга артуын да билгеләп үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев