Татарстанда уртача хезмәт хакы 97,2 мең сумнан артык
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,5 процентка арткан.
Аерым алынган май аенда ул 104 722 сумга (еллык үсеш – 17,4 процент) тигез булган. Росстатның 2026 елның январь - июнь айлары өчен Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы докладында шундый мәгълүматлар китерелгән.
Татарстан элеккечә үк Идел буе федераль округы төбәкләре арасында оешма хезмәткәрләренең уртача айлык номиналь хезмәт хакы күләме буенча алда бара.
Агымдагы елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Идел буе төбәкләре арасында номиналь хезмәт хаклары күләме буенча Пермь крае – икенче урында (88 156 сум, үсеш 11,5 процент), өченчедә – Удмуртия (85 416 сум, үсеш 17,2 процент).
Аерым алынган май өчен Идел буе федераль округында хезмәт хакы күләме буенча икенче урында шулай ук Пермь крае (93 140 сум, үсеш – 9,1 процент), ә өченче урында – Удмуртия (89 589 сум, 16,3 процент).
Россия буенча елның беренче биш аенда уртача айлык номиналь хезмәт хакы 108 123 сумга (үсеш – 13,3 процент) тигез булган. Май аенда ул 110 216 сум (үсеш – 10,1 процент) тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев