Татарстанда хуҗасыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт ителә
Бу хакта закон проекты кабул ителды.
Татарстан Дәүләт Советы хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә, хакимиятнең вәкаләтләрен арттыра торган закон проектын хуплады.
Әлеге документ нигезендә гадәттән тыш хәл төшенчәсе кертелә һәм аерым очракларда йортсыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт бирелә.
Гадәттән тыш хәл режимы гражданнар иминлегенә куркыныч янаганда яки куркыныч авырулар таралганда кертелергә мөмкин. Бу хактагы карарны Татарстанның Баш ветеринария идарәсе кабул итәчәк.
Әгәр хайваннар сәбәпсез агрессия күрсәтсәләр, кешегә һөҗүм итсәләр, куркыныч инфекцияләр таратсалар, дәвалап булмый торган җәрәхәтләр алсалар яки вәзгыятьне тотрыкландыруга ирешүгә комачау итүче башка сәбәпләр булса, хайваннарны йоклату рөхсәт ителә. Эвтаназия ветеринария белгече карары нигезендә һәм гуманлы юл белән генә башкарылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев