Татарстанда яшәүче ир-ат фермада танышын 19 мәртәбә пычак кадап үтергән.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтте.
Тата-информ хәбәр иткәнчә, Алексеевск районындагы фермада дүрт эшче эчеп утырган. Шунда ике ир-ат арасында ызгыш чыккан, нәтиҗәдә бер ир-ат икенчесенә 19 мәртәбә пычак кадаган.
Һәлак булган ир-атның мәетен 21 декабрь төнендә табалар. Озакламый үтерүдә шикләнелгән кешене кулга алалар, ул элек хөкем ителгән 42 яшьлек ир-ат була.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Якын арада гаепләнүчене сак астына җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев