Татарстанда яшелчәләргә бәя арткан
2019 елның беренче кварталында Татарстанда кәбестәгә бәя ике тапкыр диярлек арткан һәм ул республикада азык-төлек инфляциясенең лидеры булган.
Башка яшелчәләр — кишер, суган, бәрәңге бәясе дә арткан. Бу турыда Татарстанстат ясаган бәяләр мониторгы нәтиҗәләре күрсәтә.
Ел башыннан бирле кәбестә 116 процентка арткан. Узган елның декабрендә кәбестәнең 1 килосы 22 сум торса, хәзер ул 48 сум чамасы тора.
Шулай ук ел башыннан бирле кишер һәм суган 53 һәм 44 процентка арткан. 1 кило кишер бәясе ун сумга, суган бәясе 12 сумга күтәрелгән. Бәрәңге һәм карабодай ярмасы бишәр сумга арткан.
Былтыр шикәр, йомырка һәм ит бәясе 23, 13 һәм 8 процентка арткан иде.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184394/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев