Татарстанда язгы ау чоры ачык
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда язгы ау чоры ачык

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында узган брифингта Татарстанда язгы ау чорының ачылуы турында белдерелде.

“Яз­гы ау чо­ры ва­кы­ты ТР Пре­зи­ден­ты­ның бо­е­ры­гы бе­лән, ап­рель­нең дүр­тен­че шим­бә­сен­нән алып ун ка­лен­дарь көн дә­ва­мын­да бил­ге­лән­де. Шул ук бо­е­рык бе­лән, яз­гы чор­да ау­лар­га мөм­кин бул­ган хай­ван­нар­ның тө­ре бил­ге­лән­де. Ул су йө­зү­че һәм ур­ман ки­ек­лә­ре”- дип, бил­ге­ләп кит­те Хай­ван­нар дөнь­я­сын кү­зә­тү бү­ле­ге баш­лы­гы Ил­фат Вә­ли­ев.

Яз­гы чор­да су­да йө­зү­че ки­ек­ләр­дән ата үр­дәк­не һәм каз­ны ау­лар­га мөм­кин бу­ла­чак. Шул ук ва­кыт­та ышык урын­нан ау­лау гы­на рөх­сәт ите­лә, күр­сә­тел­гән төр­ләр­не якы­наю юлы бе­лән ау­лау ты­е­ла.

Ур­ман ки­ек­лә­рен­нән көрт­лек­кә һә тә­ләт­тә­веч­кә ау рөх­сәт ите­лә. Тә­ләт­тә­веч­не кич­ке очыш ва­кы­тын­да гы­на ау­лар­га мөм­кин.Көрт­лек­не ау­лау „За­ба­ва“, „Пес­т­ре­чинс­кое“, „Ка­ра­и­шевс­кое“, „Ни­кольс­кое“, „Бу­гуль­минс­кое“, „По­повс­кое“, „Юкә“ ау­чы­лык ху­җа­лык­ла­рын­да һәм Бау­лы һәм Бө­гел­мә ра­йон­на­ры­ның ачык ау­чы­лык би­лә­мә­лә­рен­дә ге­на рөх­сәт ите­лә.

Та­тар­стан­да со­ры каз­ны һәм су­ер­ны то­ту­га чик­лә­ү­ләр дә­вам итә. Бы­ел су­ер­ны ау­лау, бу төр­нең тү­бән ты­гыз­лы­гы ар­ка­сын­да ты­ел­ды. Шу­лай ук һәр­бер ау­чы­ның үзе бе­лән ау­чы­лык би­ле­ты, ау­чы­лык ре­сурс­ла­рын та­бу­га рөх­сәт­на­мә һәм ко­рал­га рөх­сәт­на­мә бу­лыр­га ти­еш­ле­ген хә­тер­ләр­гә ки­рәк.

2018 ел­ның яз­гы ау чо­рын ачу ту­рын­да ту­лы­рак мәгъ­лү­мат­ны http://ojm.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1186185.htm сыл­та­ма­сы бу­ен­ча үтеп укый ала­сыз.

 

 

Хөр­мәт­ле ау­чы­лар!

2018 ел­ның яз­гы ау чо­ры ачы­лу бе­лән бәй­ле рә­веш­тә, ТР Би­о­ло­гик ре­сурс­лар бу­ен­ча дә­ү­ләт ко­ми­те­ты, яз­гы ау чо­рын­да Ау ка­гый­дә­лә­ре бе­лән, ау­лау ысу­лы­на,ко­ра­лы­на һәм ва­кы­ты­на ка­гы­ла тор­ган күп ке­нә чик­лә­ү­ләр кер­те­лү ту­рын­да исе­гез­гә тө­ше­рә. Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә кер­тел­гән чик­ләү ха­рак­тер­лы нор­ма­ла­ры бе­лән тәң­гәл ки­леп, төп ка­гый­дә­ләр­не тәкъ­дим итә­без.

Яз­гы ау чо­ры ачы­лу – ап­рель­нең 4 нче шим­бә­сен­нән алып 10 ка­лен­дарь көн дә­ва­мын­да (28.04-07.05.2018 ел) – 12.04.2013 ел­дан УП-303 но­мер­лы Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Бо­е­ры­гы.

Ау ты­е­ла (12.04.2013 ел­дан УП-303 но­мер­лы Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Пре­зи­ден­ты Бо­е­ры­гы):

Көрт­лек­ләр­гә «За­ба­ва», «Пес­т­ре­чинс­кое», «Ка­ра­и­шевс­кое», «Ни­кольс­кое», «Бу­гуль­минс­кое», «По­повс­кое», «Юкә» ау­чы­лык би­лә­мә­лә­ренншн ка­ла, бар­лык ау­чы­лык би­лә­мә­лә­рен­дә­һәм Бау­лы һәм Бө­гел­мә ра­йон­на­ры­ның ачык ау­чы­лык би­лә­мә­лә­рен­дә;

Су­ер­лар­га- рес­пуб­ли­ка­ның бар­лык би­лә­мә­лә­рен­дә.

Со­ры каз- Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Кы­зыл ки­та­бы

 

­Ау объ­ект­ла­ры:

Каз­лар­

А­та үр­дәк­ләр

­Тәл­лә­тә­веч

­Көрт­лек (күр­сә­тел­гән ау­чы­лык ху­җа­лык­ла­рын­да)

Со­ры кар­га

­Ау­ла­ган­да ау­чы­ның үзе бе­лән тү­бән­дә­ге до­ку­мент­ла­ры бу­лыр­га ти­еш:

а) ау­чы­лык би­ле­ты;

б) ау­чы­лык ко­ра­лы һәм ( яки) пнев­ма­тик ко­рал бе­лән ау­ла­ган чак­та, ау­чы­лык ко­ра­лын сак­лау­га һәм йөр­тү­гә рөх­сәт­на­мә;

в) һәр­кем­гә ке­рер­гә рөх­сәт ител­гән ау­чы­лык җир – су­лар­да ау­ла­ган чак­та, ау­чы­лык бай­лык­ла­рын та­бу­га, ур­наш­ты­рыл­ган тәр­тип­тә би­рел­гән рөх­сәт­на­мә;

г) бер­ке­тел­гән ау­чы­лык җир – су­лар­да ау­ла­ган чак­та, ау­чы­лык бай­лык­ла­рын та­бу­га, ур­наш­ты­рыл­ган тәр­тип­тә би­рел­гән рөх­сәт­на­мә һәм юл­на­мә;

Ау, ау­чы­лык ре­сурс­ла­рын то­ту рөх­сәт­на­мә­сен­дә күр­сә­тел­гән,ау­чы­лык ре­сурс­ла­рын то­ту нор­ма­сы чик­лә­рен­дә алып ба­ры­ла (Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы Ми­нис­тр­лар Ка­би­не­ты­ның 24.12.2010 ел­дан 1119 но­мер­лы бо­е­ры­гы). Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә яз­гы ау чо­рын­да 1 ау кө­не эчен­дә ки­лә­се нор­ма­лар ур­наш­ты­рыл­ды:

каз – 2 баш;

ата үр­дәк – 3 баш;

Тәл­лә­тә­веч – 3 баш.

Имин­лек­не бул­ды­ру өчен ау­ла­ган­да тү­бән­дә­ге­ләр ты­е­ла:

- ату яки пнев­ма­тик ко­рал кул­ла­нып ау­ла­ган­да, то­рак йорт­лар­дан иң ки­ме 200 метр­га ки­тәр­гә;

- “та­выш­ка”, “ кыш­тыр­тау­га”, кү­рен­ми тор­ган объ­ект­ка ат­мас­ка;

- электр чы­бы­гын­да яки ба­га­на­сын­да уты­ру­чы кау­рый­лы кош­лар­га ат­мас­ка;

- ату­чы­лар сы­зы­гы буй­лап ат­мас­ка; (туп яд­рә­се күр­ше ату­чы­дан 15 метр­дан ким үтү их­ти­ма­лы бул­ган­да);

- ин­фор­ма­ци­он бил­ге­ләр, юл бил­ге­лә­ре, рек­ла­ма кал­кан­на­ры бу­ен­ча, то­ра тор­ган яки тор­мый тор­ган би­на­лар­га ат­мас­ка.

Ау хай­ван­на­рын тот­кан­да һәм( яки) ат­кан­да: 

- ярдəмгə мох­таҗ, бә­лә­ле хәл­дә­ге бул­ган хай­ван­нар­ны то­ту;

- тот­кан кау­рый­лы­лар­ны җыю оч­ра­гын­нан ка­ла, кау­рый­лы ки­ек­ләр­не ку­ып то­ту, та­бу яки то­ту өчен йө­зү ча­ра­ла­рын кул­ла­ну.

· ыр­гак­лар кул­ла­ну;

· кау­рый­лы ки­ек­ләр­не тот­кан­да бар­лык үз­тот­коч­лар­ны кул­ла­ну ;

- йок­ла­та, агу­лый һәм хә­рә­кәт­сез кал­ды­ра тор­ган әй­бер­ләр кул­ла­ну;

- шарт­лат­кыч, тиз ка­бы­на тор­ган сы­ек­ча­лар, газ­лар, электр то­гы кул­ла­ну;

- төр­ле ут ча­ра­ла­рын кул­ла­ну;

- хай­ван­нар­га ох­ша­тып, та­выш чы­га­ра тор­ган элек­трон ко­рыл­ма­лар кул­ла­ну;

- тран­с­порт һәм төр­ле очу ча­ра­ла­рын кул­ла­ну;

- ау хай­ван­на­рын җә­леп итү өчен, яра­лы хай­ван­нар­ны ал­да­выч җим итеп кул­ла­ну ты­е­ла.

Ау­ла­ган­да тү­бән­дә­ге­ләр ты­е­ла:

-ау­чы­лык җир-су­ла­рын­да тран­с­порт ча­ра­ла­рын­да, очу ап­па­рат­ла­рын­да, ә шу­лай ук ка­бы­зыл­ган мо­тор­лы йө­зү ча­ра­ла­рын­да, шул сан­да мо­тор­ны сүн­дер­гәч, сүлпəнлек бу­ен­ча ба­ру­чы ча­ра­лар эчен­дә ( өс­тен­дә), тыш­лык­тан чы­га­рыл­ган, ма­га­зи­нын­да пат­рон­на­ры бул­ган яки ко­рып ку­ел­ган ату( пнев­ма­тик) ко­рал бе­лән бу­лу;

- сыр­лы озын көп­шә­ле ату ко­ра­лы һәм сыр­лы көп­шә­ле кат­наш ату ко­рал­ла­ры кул­ла­ну;

- 5 мил­ли­метр­дан зу­ры­рак бул­ган вак­лан­ма яки пу­ля бе­лән ту­ты­рыл­ган, шо­ма көп­шә­ле ату ко­ра­лы кул­ла­ну;

-пнев­ма­тик ау ко­ра­лын кул­ла­ну.

Ау ты­е­ла:

  • ир­тән­ге очыш ва­кы­тын­да тә­ләт­тә­веч­кә;
  • якы­наю юлы бе­лән;
  • яра­лан­ган кау­рый­лы ки­ек­ләр­не та­бу һәм ки­те­реп би­рү өчен кул­ла­ны­ла тор­ган, мыл­тык ас­ты эт­лә­рен­нән ка­ла,ау то­кы­мы эт­лә­ре, ау кош­ла­ры яр­дә­мен­дә.
  • ана кош­лар­га: үр­дәк­ләр­гә,көрт­лек­ләр­гә;

- бо­җыр­лар­га, су та­вы­гы­на, ка­мыш та­вы­гы­на, со­ры каз­лар­га.

Каз­лар­га ау ты­е­ла:

- ел­га­лар­да, күл­ләр­дә һәм су­сак­ла­гыч­лар­да, ә шу­лай ук ел­га, күл һәм су­сак­ла­гыч ут­рау­ла­рын­да ;

-Идел, Ка­ма, Нок­рат, Ак ел­га­лар­ның һәм алар бе­лән оеш­кан су­сак­ла­гыч­лар­ның су ки­сү­ен­нән, шул сан­да алар­ның яз­гы та­шу­ын ис­тә то­тып, 200 метр­дан ким ерак­лык­та;

Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең Кы­зыл ки­та­бы­на һәм (яки) Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се субъ­ект­ла­ры­ның Кы­зыл ки­тап­ла­ры­на кер­тел­гән име­зү­че­ләр­не һәм кош­лар­ны то­ту ты­е­ла.

Ау­чы­лык ре­сурс­ла­рын сак­лау мак­са­ты бе­лән ау­ла­ган­да ты­е­ла:

  • хай­ван­нар­ның ба­ла чы­га­ра тор­ган яше­рен урын­на­рын ( оя, өн һ.б.) бе­те­рү;
  • үсем­лек­ләр­не ян­ды­ру.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев