Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган

Кичә Минзәлә янында Ык елгасында өч балыкчы утырган көймә суга капланган. Әлеге хәлнең шаһиты булган башка балыкчылар коткаручылар чакырган, шуннан соң зыян күргән өч кешене мөстәкыйль рәвештә судан ярга чыгарганнар.

Балыкчыларның берсе аңсыз була – ул ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Калган ике балыкчы бернинди зыян да күрмәгән, медицина ярдәменнән баш тартканнар.

Фаҗига сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев