Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Татарстаннан СВОга 38 меңнән артык кеше киткән

РФ Президенты Владимир Путин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов республиканың СВО хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итүе турында сөйләде. Рәис билгеләп үткәнчә, Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр һәм контракт төзүчеләр саны – 38 169 кеше. Узган ел хәрби операциядә катнашучыларның 3 960 баласы лагерьларда ял итте, 300дән артык туганнары хаҗ кылды. Ярдәм быел да дәвам итәчәк.

Шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә дә шактый эшләр башкарылды. Күпфункцияле үзәкләр, балалар бакчалары, гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре ремонтланды. 227 күпфатирлы йорт җылылык сезонына әзер. Республиканың барлык районнарында да волонтерлык штаблары булдырылды. «Ярдәм яңәшә» девизы астында 85 гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. СВО зонасына 60 тапкыр баруга ирештеләр. 

2025 елның 18 февралендә «Батырлар. Татарстан Геройлары» акциясе старт алды. Аның кысаларында 872 гариза кабул ителгән.

Фото ТР Рәисенең рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев