Татарстанның 11 кешесе курортларда коронавирус йоктырган
Атна эчендә республикада 11 кешенең Covid-19 инфекциясен читтән йоктырып кайтуы теркәлгән.
Курортларда ял иткән вакытта Covid-19 коронавирусы белән Татарстанның 11 кешесе чирләгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Мониторингның бөтен чорында 11 кеше ялдан, Россия Федерациясе курортларыннан һәм Төркиядән кайткач, яңа коронавирус инфекциясе белән авырды», – дип билгеләп үтте спикер.
Дүрт ял итүче Covid-19 вирусын - Сочида, дүртесе – Кырымда, икесе - Төркиядә, ә берсе Анапада йоктырган.
Шул ук вакытта соңгы атнада Татарстанда яңа коронавирус йоктырып кайтуның 11 очрагы теркәлгән. «Аларның ике очрагы - курортлардан кайтучылар: берсе Төркиядән һәм Сочидан бер кеше», - диде Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев