Татарстанның нефть компанияләре коронавирус пандемиясе чорында бер сәгать тә туктап тормады һәм тиешле иминлек кагыйдәләрен үтәп эшләвен дәвам итте
Татарстанның нефть компанияләре коронавирус пандемиясе чорында бер сәгать тә туктап тормады һәм тиешле иминлек кагыйдәләрен үтәп эшләвен дәвам итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Коронавирус пандемиясе — ул яңа сынаулар. Әмма нефть сәнәгате бер көн дә, бер сәгать тә туктап тормады һәм шушы шартларда санитар, битлек, дезинфекция таләпләрен үтәп эшләвен дәвам итте», — дип искәртте Миңнеханов.
ТР Президенты республиканың кече нефть компанияләренә һәм «Татнефть»кә социаль әһәмияткә ия проектларда, хәйрия эшчәнлеге һәм пандемия чорында битлек тегүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен республиканың кече нефть компанияләренә һәм «Татнефть»кә рәхмәт белдерде.
Шунысын да искәртик: 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада нефть табу күләме 10,8 процентка кимеде, 32,7 миллион тоннага якын «кара алтын» чыгарылды.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев