Татарстанның онкология диспансерына 900 миллион сумлык җиһазлар алынды
Финанслау «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында башкарыла
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республика клиник онкология диспансеры «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев