Татарстанның халык артисты хушлашу концерты оештыра
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның халык артисты хушлашу концерты оештыра

Ул көз көне булыр дип көтелә.

Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех Чаллыда Нурзадә концертында махсус кунак булып чыгыш ясады.  Шәһәрдәшләр аның моңына, ул башкарган җырларга сусаган. Җырчының һәр чыгышын алкышларга күмделәр. Азат Хөсәеновның моңа үзенең дә күңеле булды.

«Көзгә, октярбь аенда «Энергетик» мәдәният сараенда тамашачыларым белән саубуллашу концерты оештырырга җыенам.   Сер түгел, барыбыз да картая, аяклар, билләр авырта. Беребез дә мәңгелек түгел, шуңа күрә үземнең концертымны уздырасым килә. Мин бит Чаллыда пятачокларда җырлап, зур сәхнәгә менгән кеше. Әле дә кешеләр килеп, син җырлаганда пятачокта таныштык дип әйтәләр», – диде ул.

Әйткәнемчә, тамашачылар Азат Хөсәеновның җырлавын яраттылар.

«Җырлары да матур, тавышы Илһам Шакировныкы кебек моңлы. Сагындырган икән Азат», – ди шәһәрдәшебез Люция Шәмсевәлиева. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җырчы мәдәният артист эстрада азат тимершәех шоу бизнес

Нет комментариев