«Татэнерго»ның иң уңган, иң талантлы хатын-кызы кем?
Аны бәйгедә ачыкладылар.
«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы ТЭЦында һөнәри осталык, матурлык һәм иҗатка багышланган конкурс үтте. Ул 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Аны «Татэнерго» АҖ матбугат хезмәте оештырды. Бәйгедә төрле филиаллардан 9 гүзәл зат катнашты.
Бу көнне Чаллы ТЭЦының актлар залында бәйрәм мохиты хакимлек итте. Конкурста катнашучыларга теләктәшлек белдерергә активистлар, ветераннар, җанатарлар килгән иде.
«Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев төрле филиалларда тырышып эшләүче, бәйгедә катнашучы хатын-кызларга изге теләкләрен җиткерде.
«Ышанасазымы, мин үзем дә дулкынланам. Ә гомере буе цехта эшләгән инженер, электрик яисә техникка сәхнәгә, таныш булмаган кешеләр алдына чыгып, үзеңнең талантыңны күрсәтү – зур батырлык! Безнең алда гади инженерлар, электриклар, техниклар гына түгел, ә җаваплы, куркыныч предприятиедә ирләр белән тигез эшләүче гүзәл затлар чыгыш ясый. Язның беренче бәйрәменең хатын-кызларга багышлануы гаҗәп тә түгел. Хатын-кызлар – безнең һәрберебезгә тормыш бүләк итүчеләр. Бөтен тәрбия анадан башлана. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим», – диде ул.
Сүз уңаеннан, «Татэнерго» АҖ филиалларында 2073 хатын-кыз эшли. Аларның 9ы мәртәбәле жюри һәм зал тулы тамашачы алдында үзенең һөнәри осталыгын һәм талантын күрсәтте.
Чаллы ТЭЦы данын Ольга Сухачева яклады. Аңа иҗади чыгышлар белән Анна Мирная, Ләйсән Бәдретдинова, Гамил Җәмилов, Дмитрий Першин һәм Андрей Тронин теләктәшлек белдерде.
«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесенең 4нче разрядлы электромонтеры Ирина Куцева 30 елдан артык гомерен яраткан коллективына багышланган. Аңа да хезмәттәшләре теләктәшлек белдерде. Ул «Осталык энергиясе» номинациясендә җиңде.
Раузил Хаҗиев җитәкчелегендәге жюри барлык биремнәрне югары дәрәҗәдә үтәгән, талантына күпләрне гашыйк иткән Чаллы ТЭЦы хезмәткәре, котельный цехының 5нче разрядлы машинисты Ольга Сухачеваны җиңүче дип игълан итте. Ул кубок, каска һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Ольга Николаевна коллективта 34 ел эшли. Зур малае Данил Кәримов шул коллективта 6нчы разрядлы машинист булып эшли.
Конкурста катнашкан калган хатын-кызларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Фотолар «Татэнерго» АҖ матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев