Театр директоры Илфир Якупов: «Әйтергә куркам, күз тидерермен сыман...»
«Шәһри Чаллы»га кунакка Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры килде.
«Йолдызлы мизгел» тапшыруына бу юлы Казан кунагы килде. Хәер, башкалада яшәсә дә, үзебезнең Чаллы егете ул – Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов. Ул репертуарга спектакльне ничек сайлаулары, театрдагы яңалыклар, яшь артистлар һәм, гаилә тормышына кагылып, хатынына яраткан эшен ничек табуы турында сөйләде.
– Чаллыда Галиәскәр Камал театрының традицион гастрольләре бара. Тамашачы ничек кабул итә? Сезнең Чаллыдан икәнлегегезне искәрттеләрме?
– Гастрольләребезне ике залда тулы аншлаг белән башладык. Берсе –«Энергетик» мәдәният сарае, икенчесе – Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры. Икесендә дә шыгрым тулы заллар. Көн саен меңгә якын тамашачы килде, сагынганнар. «Шәһри Чаллы»га килгәндә, шунысы кызыклы, ВКонтактега кергәндә гел сезнең яңалыкларны күрсәтә. Әллә минем Чаллыдан икәнлегемне белә инде? Кызыксынып укып барам. Бүген нейросетьләр шулкадәр яхшы эшли, әгәр син Чаллыда туганыңны яки укыганыңны теркәп куйсаң, үскән җиреңне онытма дигән кебек, шундук бу шәһәр белән бәйле мәгълүматны чыгара. Мин Чаллыда үстем, 54нче гимназияне тәмамладым, укытучылар, классташлар белән аралашып торабыз. Алып килгән спектаклебезнең берсе – «Ситса туй». Аның авторы Илгиз Зәйниев, сәхнәгә Айдар Җаббаров куйды. Айдар да Чаллыдан. Һәр урынның үз атмосферасы була, безнең шәһәрнең үзенчәлеге – кешеләре йомшак, итагатьле, йөзеңә бәреп әйтми, тамашага таләпчән, кыю. «Энергетик»та шундый хәл булды. Спектальдән соң яныма бер егет килеп: «Спектакльгә хатын өстерәп алып килде. Мин театрга йөрүне искелек билгесе дип уйлый идем, фикерем үзгәрде», – ди. Ихласлык хас аңа.
– Камал театрындагы Чаллы артистлары турында да әйтеп үтегез әле.
– Күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Рамил Вәҗиев, бик талантлы яшь актриса Ләйсән Гатауллина да Чаллыдан. Ул «Ситса туй»да уйный. Тукай районыннан Алмаз Гәрәев, мин, Айдар Җаббаров.
– Бөтен Татарстанның йөзек кашы булган академия театрының директоры булу ничек ул?
– Иртән 8гә эшкә килү һәм кичке 8-9да эштән кайту. Көн саен артистлар турында, тамашачылар турында, эшчеләр турында кайгырту.
– Подписчикларыбыздан килгән сорау – үзегезгә спектакльдә уйнау мөмкинлеге булса, нинди рольне сайлар идегез?
– Аллага шөкер, мөмкинчелек юк, шуңа күрә рольләр сайламыйм (көлә). Беренче дипломым буенча мин театр артисты булсам да (остазым Марсель Сәлимҗанов иде), инде 5нче курстан ук элеккеге директор Шамил Зиннурович мине чиновник эшенә – мәдәният министрлыгына кертте. Шуннан бирле уйнаганым юк. Бу тәҗрибәм миңа артистларны яхшырак белергә ярдәм иткәндер. Аннары, театрда артистлар гына түгел бит. Бүгенге көндә театрда 60 артист, барысы 328 кеше эшли. Бу – киендерүче, сәхнәгә куючы, декорация куючы, тегүчеләр, бутафорлар һ.б.
Күпчелеге бармак белән генә санарлык сирәк һөнәр ияләре. Минем төп вазыйфам – аларны саклау, кызыксындыру чараларын уйлап табудыр, мөгаен. Сүз акча турында гына бармый, әйтик, яңа проектлар, заманча, кызыклы идеяләр кирәк. Сәхнәдә уйнамыйм, тик спектакль барганда үземне алар арасында кебек тоям.
Күптән түгел ут куючылар, ай-ти белгечләребез, оркестрыбыз, тавыш куючылар белән җыелышып бер яңалык турында уйлаштык. Күз алдына китерегез, оркестр уйный, ә ясалма интеллект сәхнәдәге экранда рәсем ясый. Әгәр без Татарстанда беренче булып моны кертсәк, бу идея безнекеләрне кызыктырачак, кыздырачак.
Мин бизнес-администрирование остасы, бу юнәлештә докторлыкны да якладым. Шундый нәтиҗәгә килдем – театрда гына утырсаң булмый. Үзеңә уңайлы, гадәти мохиттән чыгып, үзеңнең эшең һәм оешмаңа читтән карасаң гына яңа фикерләр туа. Театрда елына 3-4 кеше белемен арттыра, театр түли.
– Театрның яңа бинасына кагылышлы яңалыклар да бармы?
– Бина булачак. Төзелеш республика Рәисе контролендә. Һәр көнне диярлек онлайн-җыелышлар үткәрәбез. Срокларын әйтергә куркам, күз тидерермен сыман. Озакка сузарга да ярамый. Әйтик, Сидней театрын 25 ел салганнар. Безгә алай кирәкми. Иң мөһиме – әзер булгач, аны дөрес итеп кабул итү. Бу эшләрнең дә сәнгать икәнен өлкән буынга җиткерү, аңлату. Гадәттә, башта шик белән карасалар да, күргәч ошаталар алар. 2021 елда без мультимедияле комплекс – Шәрык клубы ачтык. Анда театрның тарих музеен ясадык – һәр экспозицияне интерактив иттек. Әйтик, бер урында грим бүлмәсе, анда көзгеләр тора. Тамашачы ул көзгегә караганда үзен гримлы итеп, әйтик, бабай яки эт итеп бизәлгәнен күрә. Бу эшне башлаганда өлкән артистларыбыз аңламыйбыз дисәләр дә ризалаштылар. Хәзер алар да яңалыклар яклы.
– Моны барып күрергә кирәк.
– Әйе. Клуб Камал театры каршындагы бинада урнашкан. Анда 1911 елдан 1915 елга кадәр беренче татар труппасы Сәйяр уйнаган булган. Музейны спектакль алдыннан кереп карап була.
– Сезне ял иттерә торган хобби, шөгылегез бармы?
– Театр (көлә). Иртән эшкә җыенганда хатыным кая китүемне сорый. Театрга дигәч, бу вакыттамы дип шаярта. Ул миңа: «Син бәхетле, яраткан эшеңдә эшлисең», – ди. Шуңа иртә китеп соң кайтсаң да син арымыйсың, ди. Хоббины аерым бер өлкә итеп карарга кирәкмидер. Иң яхшысы – яраткан шөгылеңне эш итеп башкару. Миңа кызыгып караган хатынымнан сорыйм, син нәрсә эшләргә яратасың, дим. Өй җыештыруы рәхәт, ул вакытта тынычланам, ди. Шуның белән бәйле нинди һөнәрләр барын карадык. Организатор пространства дигән профессия бар икән. Акчалы. Ул идән юу түгел, кайсы әйберне кая кую дөрес икәнен әйтүче. Аңа шул юнәлештә укырга тәкьдим иттем.
– Чаллыга алып килгән спектакльләргә тукталыйк әле. Ни өчен аларны сайладыгыз?
– Ике премьера алып килдек, калганнары популяр спектакльләр. Кайбер спектакльләрне Казанда күреп өлгермиләр һәм Чаллыга килеп карыйлар. Кайвакыт, киресенчә, Чаллыдан Казанга килеп карыйлар. Сәнгать ягыннан матур спектакльләрне сайлыйбыз. Әйтик, Александр Володинның «Санаулы кичләр»е. Аны Айдар Җаббаров куйды. Тарихи спектакль – 70нче еллар турында. «Гөргери кияүләре» инде ул үлемсез, «Зәңгәр шәл» кебек, 35 ел бара. Аны алып килмичә булдыра алмадык. Ул оркестр белән бара. Оркестр үзе дә аерым концерт бирә, артистлар җырлый. «Көл» спектакле дә бик кызыклы, Казанда аңа билетлар алу читен, тиз алып бетерәләр. Әгәр кемгәдер ошамый дигән фикергә таянып репертуарны сайласак, биш көн рәттән комедия барыр иде. Ә театрның тәрбияви, сәнгатьнең төрле булуы белән таныштыру вазыйфасы да бар. Кирәкмәгән спектакль академия театры сәхнәсендә куелмый.
– Сәхнәдә яшьләр күп булуы сөендерде, дип яздылар безгә.
– Әйе. Ә тагын да сөендергәне – тамашачы да яшәрде, бигрәк тә Казанда. 60 яшьлекләр генә килгән шәһәрләргә кабат баруыбыз икеле. Чаллыда күзәттем – күпчелек 40+ категориясеннән. Әйдәгез, дуслар, яшәрегез, безгә 25 плюс кирәк (көлә). Вәзгыять нинди генә булса да, театрга килегез, җаннарыгызны ял иттерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев