Театр халыкка якыная
Март аенда Чаллы татар драма театрында читкә чыгып уйный торган спектакльләр саны аеруча күп булачак. Труппа барлыгы бергә 8 сәфәргә җыена, тамашачыларга театр залыннан тыш 14 спектакль уйнау каралган. ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы теләкләрен искә алып (ә алар автобусларның начар йөрүенә, шунлыктан театр бинасына килергә артык зур кыенлыклар булуга заралана),...
Март аенда Чаллы татар драма театрында читкә чыгып уйный торган спектакльләр саны аеруча күп булачак. Труппа барлыгы бергә 8 сәфәргә җыена, тамашачыларга театр залыннан тыш 14 спектакль уйнау каралган. ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләрнең күпсанлы теләкләрен искә алып (ә алар автобусларның начар йөрүенә, шунлыктан театр бинасына килергә артык зур кыенлыклар булуга заралана), 4 мартта «Ике хатынлы таксист» комедиясен 4-нче мәктәп бинасында уйнарга дигән карар кабул ителде. Аны карарга өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре килер дип көтелә. 5 мартта 58-нче мәктәп бинасында - «Хыялый» комедиясе.
11 мартта Алабуга шәһәренең кечкенә тамашачыларына ике мәртәбә «Светофория» спектакле күрсәтелә. Тукай районы Теләнче Тамак авылы балалары 12 мартта «Ак тычкан» әкиятен карый алачак, шулай ук бу авыл халкына 14 мартта «Бүген минем туган көнем» драмасы да күрсәтеләчәк.
18-19 мартта Чаллы татар драма театрының Туймазыдагы гастрольләре узачак. Башкортостанга труппа өч спектакль алып бара: «Светофория» (3 мәртәбә уйналачак), «Ике хатынлы таксист» һәм «Яр». Кайтышлый безнең артистлар Баулыга кереп «Ике хатынлы таксист» комедиясен биредәге тамашачыларга да уйнап күрсәтәчәк.
Менделеевски районы Ижминводы санаториена спектакльләр белән бару Чаллы труппасы өчен матур гадәткә әйләнде. 25 мартта алар биредә «Гайшыйклар тавы»н уйнаячак. 26 мартта Түбән Кама тамашачылары хозурына «Ярым ятларга кала» комедиясе тәкъдим ителәчәк. Үз чиратларынада Түбән Кама театры артислары Чаллы сәхнәсендә 22 март көнне «Шулай булды шул» комедиясен күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев