Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр тамашачыларны бушлай йөртә

Автобуслар ничек йөри?

«Мастеровые» рус драма театры спектакльләрдән соң тамашачыларны өйләренә бушлай кайтарачак. Моның өчен 1 млн 300 мең сумга якын акча тотыла. 
Контарктны Чаллы эшмәкәре Андрей Кульков откан.

Аның өч автобусы «Чулман – ГЭС», «Сөембикә – ЗЯБ» һәм  «Тынычлык  – Мәскәү» проспектлары буенча йөриячәк. «Пассажирларны теләгән җирдә автобустан төшерәләр. Эшмәкәрнең транспорты аена 23-25 рейс ясаячак. Транспорт төзек һәм чиста, пассажирлар өчен иминият документы булырга тиеш. Спектальдән соң без тамашачыларга: «Сезне  театрның машина кую урынында бушлай автобус көтә», – дип игълан итәбез. Теләгән кеше алардан файдалана алачак. Аларга моның өчен түләргә кирәкми», – ди театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Армандо Диамантэ. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларына рус театрына йөрүчеләрдән көнләшергә генә кала. 
Сүз уңаеннан, бу сорауны бер җитәкчегә биргән идем. Ул: «Автобус йөртергә, Чаллы татар дәүләт драма театры тукталыштан ерак урнашкан бит», – дип җавап бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар мастеровые театр мәдәният