“Теле барлар – халык булыр...”
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да: "...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас", - дип бик хаклы әйткән. Татар халкы...
Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ана телендә дөрес сөйләргә, телебезнең мөмкинлекләрен, аһәңен, матурлыгын тоярга-сиземләргә, матур, сәнгатьле итеп шигырьләр, әдәби әсәрләр сөйләргә өйрәтү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри да: "...Кеше үзенең ана телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас", - дип бик хаклы әйткән. Татар халкы үзенең заманга тәңгәл рухи дөньясын булдыру өчен көрәшә, ул үзенең бербөтен милләт икәнен тоеп яшәүче халык. Балага да милли үзаң, гореф-гадәтләр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, үз ана телен, илен сөя белүче булып үсәчәк.
Безнең "Көнбагышкай", татар балалар бакчасы булганлыктан, ана телебезне саклап калуга зур игътибар бирә. Әле шушы көннәрдә генә бакчабызда балаларны ана теленә өйрәтүдә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бәйләнешен ачыклаган семинар булып узды. Бу семинарга шәһәр бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче педагоглар килде. Семинарны бакча мөдире Гөлия Минәхмәт кызы Минһаҗетдинова ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасында Мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы кысаларында балалар бакчаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасының ничек тормышка ашырылуына тукталды һәм заманча технологияләр, мультимедиа чаралары, телевидение, интернет мөмкинлекләре аша балаларны ана теленә өйрәтүнең әһәмиятен ассызыклап китте.
Бакчабызда әти-әниләр белән "Гаилә учагы" үткәрү традициягә әйләнде. Тәрбиячеләр Рузалия Шәрифуллина, Ләйсән Хәйруллина тарафыннан оештырылган әлеге кичә кунакларыбызны битараф калдырмагандыр, дип уйлыйм. Парлашып килгән Зәйнетдиновлар, Сөләймановлар, Минниевлар, Муллагалиевлар гаиләдә мәхәббәт, татулык булганда гына баланы үз ана телен яратырга һәм сабыйның теле ачыла башлаганда ук аңа сүзләрне ана телендә дөрес әйтергә өйрәтүнең, гаиләдә дә татар телендә сөйләшүнең зарурлыгын сөйләделәр. "Ярату нәрсә ул?", "Гаиләдә нинди традицияләр бар?", "Балалар белән ничек аралашасыз?" кебек сораулар буенча кызыклы фикер алышулар булды. Балалар белән әңгәмә корган видеоязма, "Тылсымлы чәчәк" уены, ата-аналар тарафыннан башкарылган җыр-шигырьләр "Гаилә учагын" тагын да җанландырып, ямьләп җибәрде.
Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм 29 нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Шәехова чыгышларыннан күренгәнчә, халкыбызның киләчәген бары тик туган тел белән аерылгысыз бәйләнештә генә күз алдына китерергә мөмкин. Очрашуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен - табышмаклар, тел шомарткычлар, тизәйткечләр, санамышлар кебек ана теленең җәүһәрләре аша балаларга җиткерүнең мөһимлеге турында да сүз барды.
Әйе, "Теле барлар - халык булыр, теле юклар - балык булыр" дигән татар халык мәкале дә юкка гына әйтелмәгәндер шул. Әти-әниләр, әби-бабайларының татлы телләре белән сөйләнгән әкиятләр, бишек җырлары аша сабый күңеленә сеңдерелгән сөйләм культурасы балалар бакчасында да дәвам итә. Нәниләрне халкыбызның рухи мәдәниятенә алып керүче иң матур чыганаклардан мавыктыргыч серле әкиятләр, Г.Тукай, А.Алиш, М.Җәлил, Р.Батулла, Р.Миңнуллин һ.б. әдипләрнең тәрбияви, эчтәлекле әсәрләрен укып балаларны, авазларны дөрес әйтеп, ана телендә бәйләнешле, сәнгатьле, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләргә, сүзне тоемларга өйрәтәбез, бакча, гомумшәһәр бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннар алабыз.
Билгеле, семинарда балаларны ана теленә өйрәтүдәге проблемалар белән дә очрашырга туры килүе турында да фикер алышу булды. Катнаш гаиләләр яки татар була торып та татар телен начар белүче гаиләләр бар. Без барыбыз да бу әти-әниләр белән әле тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк, дигән фикердә калдык.
Тәрбияче, педагог буларак, ана телебезне саклап калуга, үстерүгә үз өлешебезне кертүдә, аның матурлыгын, байлыгын киләчәк буынга тапшырып калдыруда үзебезне җаваплы тоябыз һәм без тәрбияләгән балалар өчен туган тел аларның гомерлек юлдашы булып калыр, дип ышанабыз.
Гүзәл Хәкимова,
Әлфирә Сәхәбиева,
Гөлнара Хәмәтҗанова,
82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев