Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефоннары недоступен: Чаллыда югалган гаиләне эзлиләр

27 июньнән бирле алар турында бер хәбәр юк.

Татарстанда ике баласы белән югалган Ирина Чернаяны эзлиләр. Әни кеше 14 яшьлек Арина һәм 11 яшьлек Платон белән Ноябрьскидан Чаллыга әти-әнисенә кунакка кайта. Ире белән элемтәдә торалар. 1 июльдә Чаллыга гаилә башлыгы да киләргә тиеш була. Әмма Ирина шул вакытка кадәр балалары белән дус кызына кунакка барып кайтырга тели. Вокзалга Иринаның әтисе илтеп куя.  

«Әлеге ситуациядә аңлашылмаучанлыклар күп. Вокзалга Иринаның әтисе илтеп куйган. Әмма кая барасылары белән кызыксынмаган. Билет алганнармы алар, автобус белән киткәннәрме – билгесез. Ире Нижневартовскта яшәүче дус кызына да шалтыратып караган. Ирина аңа кунакка киләчәге турында әйтмәгән. Гаилә башлыгы аптырашта. Телефоннары недоступен. Каян эзләргә дә белмибез. Шуңа күрә бөтен җиргә дә ориентировкалар бирдек. Паспортлары белән билетлар алганнармы-юкмы – шуны тикшерәбез», – ди ТР буенча балаларга ярдәм итү милли үзәгенең эзләү-коткару бүлеге җитәкчесе Альбина Сәгыйрова.

Черная гаиләсе турында 9 көн бер хәбәр юк. Гаилә башлыгы Чаллыда. Волонтерлар әйтүенчә, гаилә имин яшәгән. Июль ахырында Краснодар краена сәяхәткә барырга җыенганнар.

Фотодагы гаиләне күргән һәркемгә түбәндәге номерлар буенча шалтырату сорала.

Кайнар линия: 89172604743
Эзләү-коткару отряды җитәкчесе: 89520403841 (Альбина)
Инфорг: 89656288565 (Айгөл)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев