Телләр белгән югалмас
"Нәрсә яхшырак: берничә тел белүме (бик үк камил булмаса да), яисә бер генә телне камил белүме?" Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә кешенең баш мие мөмкинлегенең бары тик 3% ын гына файдалана. Бу Россиядәге уртача күрсәткеч. Димәк, кешенең баш мие кирәгенчә, тулысынча эшләми, ял итә, "йоклый" дигән сүз. Ә кешенең баш...
"Нәрсә яхшырак: берничә тел белүме (бик үк камил булмаса да), яисә бер генә телне камил белүме?" Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә кешенең баш мие мөмкинлегенең бары тик 3% ын гына файдалана. Бу Россиядәге уртача күрсәткеч. Димәк, кешенең баш мие кирәгенчә, тулысынча эшләми, ял итә, "йоклый" дигән сүз. Ә кешенең баш мие мөмкинлекләре гаҗәеп зур. Ничек итеп безгә баш мие эшчәнлеген үстерергә соң? Моның төрле юллары бар: берәүләр фәнни хезмәт өстендә эшли, ачышлар ясый, икенчеләр исә төгәл фәннәр белән шөгыльләнә, өлкән яшьтәгеләр башваткычлар чишә, китап-журналлар укый. Болар барысы да, һичшиксез, баш миенең эшчәнлеген үстерә, хәтерне дә яхшырта. Галимнәр фикеренчә, баш мие эшчәнлегенең үсешен югары дәрәҗәгә җиткерүнең иң уңышлы юлы - ул икенче телне өйрәнү.
Галимнәр әйтүенчә, телләр өйрәнү
- баш миенең күләме үсүгә китерә (дөресрәк итеп әйтсәк, баш миенең аерым өлкәләре үсә);
- Альцгеймер синдромыннан коткара (мондый гаҗәеп ачышны бер төркем нейропсихологлар ясаган. Тикшерүдә катнашкан 211 кешенең 102-се кимендә ике телне белгәннәр, ә калган 109 кеше туган телләреннән башка бер тел дә өйрәнмәгәннәр. Тикшерү күрсәтүенчә, ике телне белүчеләрдә Альцгеймер синдромы 4,3 елга соңрак күзәтелгән, ягъни профилактика өчен төрле медицина препаратларын куллануга караганда, икенче тел өйрәнү күпкә отышлы);
- билингвларның (ике яки берничә тел белүчеләр) музыкага сәләтләре яхшырак (чит телләр белү төрле авазларны, тавышларны яхшырак ишетергә ярдәм итә, соңрак исә, музыка коралларында яхшырак уйный белүгә китерә. Музыкага сәләт өчен колакларны мактарга кирәкми, чөнки төп эшне ишетү органнары түгел, ә баш мие башкара);
- телләр белү берничә мәсьәләне берьюлы чишә алу сәләтен үстерә (экспериментлар билингвларның, туган телдән башка тел белмәүчеләргә караганда, бер үк вакытта берничә төрле катлаулы мәсьәләләр чишә алуын раслады. Билгеле, моңа кечкенәдән үк икенче тел өйрәнсәң генә ирешеп була);
- телләр белү фикерләүне яхшырта (күптеллелек мохитында үскән балаларның хәтере туган телне генә ишетеп үскәннәрдән күпкә яхшы: алар күңелдән әйбәт саный, яхшырак укый һәм материалны, күп информацияне исендә калдыра һәм куллана ала)
- билингвлар нинди дә булса күренешнең асылына, аның детальләренә игътибарлырак булалар (кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырак тоялар, яңа коллективка тиз ияләшәләр, икенче яңа телне җиңел анлыйлар).
Әйтелгәннәрдән чыгып шуны расларга була: берничә тел белү күпкә файдалырак, чөнки нинди дә булса икенче телне өйрәнгәндә кешенең уйлау-фикерләү һәм сөйләм эшчәнлеге параллель үсә.
Безнең балалар бакчасында дәүләт теле-татар телен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Заманча җиһазландырылган татар теленә өйрәтү кабинетында балаларны фәкать уеннар аша гына татар теленә өйрәтәбез. Өйрәтү процессында файдалану өчен Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән укыту-методик комплектына ярдәмгә аудиоязмалар, татарча мультфильмнар, анимацион сюжетлар булдырылды. Балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру максатыннан дидактик уеннар эшләп, республика күләмендә уздырылган конференциядә катнаштык. Дидактик уеннар балаларның алган белемнәрен ныгытырга, системага салырга, сүз байлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Тел өйрәнүдә иң уңышлы алымнарнын берсе - ул сюжетлы-рольле уеннар. Балалар бик яратып "Кафе", ""Кибет", "Кунак каршылау" уеннары уйныйлар, шөгыльләргә уйнарга дип йөгереп керәләр. Без сабыйларны шаккаттырып, кызыксындырып тел өйрәнүгә теләк уятабыз: бу - белем бирүнең алтын кагыйдәсе. Балалар, уен белән мавыгып, татарча аралашып киткәннәрен сизми дә калалар, үзләрен кыюрак тота башлыйлар.
Ирешелгән уңышларыбызны әти-әниләр белән бүлешеп кенә калмыйча, аларны да бакча күләмендә уздырылган "Талантлы гаилә", "Мин бу мультфильмны беләм", һ.б.бәйгеләргә җәлеп итеп, тел өйрәнүгә этәргеч ясадык, кызыксындыра алдык. Бакчабызда ел саен уздырыла торган "Ачык ишекләр " көненә әти-әниләр теләп киләләр, балаларының татар телендә аралашуларына сөенеп, куанып утыралар, рәхмәт сүзләрен, теләкләрен язып калдыралар. Һәр елны әти-әниләр һәм балалар белән бергәләп шәһәр, республика күләмендә уздырылган "Сәйяр", "Бәхет йолдызы", "Радуга доброречия" конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.
Безнең балалар бакчасында балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга, икенче телне өйрәнергә тулы мөмкинлекләре бар. Без аларның бөтен яктан да үрнәк булып үсүен һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булуларын телибез.
Дилә Гарипова, Инсия Фатихова,
36 нчы "Алтын ачкыч" балалар бакчасы
югары категорияле татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев