Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Теплица кыярын ашый башладык»

Сезон саен 3600 төп кыяр утыртучы Мөхәммәтдиновлар гаиләсе яшелчә үстерү серләре белән бүлеште.

Актаныш районы Зөбәер авылында яшәүче Илсөяр һәм Алмаз Мөхәммәтдиновлар гаиләсе инде 10 ел кыяр һәм 2 ел помидорны күпләп утырту һәм сату белән шөгыльләнә. Әлеге эш – һәвәскәр бакчачыларның өстәмә кереме, үзен күптән аклаган гаилә бизнесы.

Алмаз – белеме буенча агроном, хәзерге көндә Зөбәер һәм Түке авылларында газ хезмәткәре булып эшли. Илсөяр – фельдшер, декрет ялына кадәр Пучыда «Ашыгыч ярдәм» бүлекчәсендә хезмәт куйган. Беренче сабыйларын алып кайтып, Илсөяр декрет ялына чыккач, гаилә кыяр үстерү турында хыяллана башлый. Мөхәммәтдиновлар, озак уйлап тормый, өй артларындагы бәрәңге бакчасының 6 сутыен бүлеп алып, теплица төзеп куя. Кыяр бизнесына беренче адымнар шулай ясала. 

Яшелчәне дөрес итеп утырту, тәрбияләү серләрен теплицалары белән дан тотучы Туймазы якларына барып өйрәнәләр. Интернетта эзләнәләр, икесе дә бакчачылык буенча бик күп файдалы китаплар укыйлар.

«Кыярларыбызны халык яратты, даими сораучыларыбыз барлыкка килде. Сатып алучылар арткач, теплицабызны 18 сутыйга кадәр зурайттык. Без анда сезон саен 3600 төп кыяр утыртабыз», – ди Мөхәммәтдиновлар.  
Алар яңа заманча теплицаларында помидор үстерү белән дә шөгыльләнә. «Мануза» сортлысын утыртып, былтыр 6 тонна уңыш җыеп алганнар.
Илсөяр ханым кыяр һәм помидор утырту, тәрбияләү буенча киңәшләре белән дә бүлеште:  

«Орлыкны башта дымлы чүпрәккә төреп, шыттырып утыртучылар бар. Мин, шәхсән, мондый ысулны хупламыйм. Чөнки шыткан орлыкны җиргә утыртканда тамырына зыян китерү ихтималы бик зур. Кыяр торф ярата! Без махсус туфрак белән эшләмибез, гап-гади торф кайтартабыз. Аңа бернәрсә дә кушмыйбыз. Кыярны махсус кассеталарга утыртабыз. Әзер торфка орлык берәмләп төртеп чыгыла. Аннан соң өстенә лычкылдатып су сибәбез дә, пленка белән каплап куябыз. Кыяр – 3, помидор 6 көндә тишелеп чыга.
5 көнлек булу белән кыяр үсентеләрен зуррак стаканнарга күчерәбез. Шунда ук чиргә каршы көрәшә торган «Фитоспарин» препараты сибәргә киңәш итәбез.
Стаканда 15 көн утыргач, кыярларны теплицага күчерәбез. Яшелчә чирләмәсен өчен, ел саен туфракны алыштырып торырга кирәк. Безнеке кебек зур теплицаларда бу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә без черемә белән торф кайтартабыз да, икесен катнаштырып, капчыкларга тутырабыз. Мондый юл белән үстергән кыяр авырмый, экологик яктан бик чиста булып үсә». 

Чиргә каршы кыяр үсентеләрен 10 литр суга 1 литр өсте алынган сөт, 10 тамчы йод сибеп, эшкәртеп чыгарга да тәкъдим итә Илсөяр апа.  
«Без кыярны һәрвакыт бер генә сабакка үстерәбез, бернинди дә «побег»лар калдырмыйбыз. Иң күп дигәндә 2 буынга үстерергә була әле, шуннан да артыгы кирәкми. Югыйсә, кыярның бөтен көче шул сабакларны үстерергә китәчәк. Урман булгач яшелчә бетли, чирли башлый, яфраклары саргая. Чөнки аңа кояш нуры кереп җитә алмый. Кыяр бетләгән очракта су белән катнаштырып сибә торган бик яхшы «Фитоверм» препараты бар.
Без кыярның бетеннән котыла торган тагын бер җиңел ысул таптык – теплицага бет ашый торган бетләр – «фитосейлюс», «златоглавка» җибәрәбез.
Кыярга азот һәм калий кирәк. Әмма ашлауны чамасын белеп, төгәл күрсәтмәләр буенча гына башкарырга кирәк. Артыгын салып ташласаң, үсентеләрнең тамырын яндыруыбыз бар».

Уңган бакчачы өйдә помидор үстерүчеләргә дә киңәшләрен бирде: 
«Тәрәзәдән кергән яктылыкка гына ышанмагыз, күп итеп лампалар куегыз. Моны помидорның 2 яфрагы чыгу белән үк эшләргә кирәк. Агрономыбыз сүзләренчә, бу вакытта помидорның беренче чугы ясала, һәм бары тик аңа яктылык җиткән очракта гына мул уңыш алырга була. 
Помидорның чәчәкләрен, серкәләнсен өчен, гел селкетеп йөрү зарур. Температурага килгәндә, ул 28-29 градустан артмаска тиеш. Артык кызу булмасын өчен, теплицаларга күләгә төшерә торган сеткалар тарттырабыз. Безгә һәрбер чәчәк кадерле, һәрберсен сакларга тырышабыз.
Кайбер бакчачылар помидорның яфрагын кискәләп бетерә. Болай эшләү дөрес түгел. Помидорның 12-15 яфрагы булырга тиеш. Утырткач та без башта 2-3 яфрагын кисеп чыгабыз. Помидор өлгергәнче, беренче чуклары астында 3 яфрак булырга тиеш. Помидорлар пешә башлагач кына ул яфракларны өзәргә ярый. Ә чук өстендәге яфракларга тимибез, чөнки ул җимшәннәрне тукландырып тора. Яфрагын белер-белмәс киссәң, помидор вак булачак».

Фотолар Илcөяр Мөхәммәтдинованың шәхси архивыннан

Гөлназ Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев