Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

“Тигез күрә бөтен җанны театр”...

Бүген театр туган көн.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры быел үзенең 35 еллык юбилеен каршы ала. Ул 1990 елның 21 декабрендә Р.Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» драмасы белән  профессиональ театр буларак эшчәнлеген башлап җибәрә. Театрның оештыручысы, беренче режиссеры – Фаил Ибраһимов, директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. «Беренчеләр» дип  шулай ук И.Фәхретдинов, Ә.Колмакова, М.Иванова (М.Зәйнетдинова), Р.Сәгъдуллин исемнәрен санарга мөмкин, соңрак Г.Гайнетдинова, С.Гайнетдинов, Б.Сәлахов, Р.Хәмидуллин, К.Шәрифуллин, Р.Таһирова кебек актерлар килә. 

Театрның элек шәһәр партия комитетыныкы булган, уңайлыклардан мәхрүм, шулкадәр кечкенә сәхнәле бинада яшәгән чоры әле бик еракта калмады. Яңа бинага тиенеп, яңа сулыш белән яши башлаганына нибары биш ел. 2020 елда сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнә, театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелә; башкарма директор вазыйфасында Рәсим Хафизов эшли башлый, труппага яшь артистлар килә – шул чактан тарихның яңа битләре языла башлый дисәк тә арттыру булмас. Чөнки биредә инде техник яктан сыйфатлы, заманча җиһазлар, чып-чын зур сәхнә, бөтен уңайлыклары булган грим бүлмәләре, хореография, репетиция заллары, кече зал  – кыскасы, иҗат өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ни кызганыч булса да, уч төбедәй элекке сәхнә өчен куелган спектакльләр репертуардан төшә. Биш ел эчендә өр-яңа 30 әсәр сәхнәләштерелә, “Шәһәр. Нокта. Брежнев” (Ш.Идиатуллин), “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), “Без китәбез, сез каласыз”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т. Миңнуллин), “Әбүгалисина” (К.Насыйри), “Алтын алка” (Н.Яһудин,  А.Әхмәтгалиева), “Җомга көн, кич белән...” (А.Гыйләҗев), “Башыңа төшсә” (Р.Шарт), “Без – 41 нче ел балалары” (М.Мәһдиев) кебек саллы, үзенчәлекле спектакльләр театрның йөзек кашына әверелә. Мәктәп балалары өчен “Театраль педагогика” проекты кысасында “Хәл бу ки...” дип исемләнгән спектакльләр сериясе – вакыйга дип бәяләнерлек олы хезмәт. Татарның күренекле шәхесләре турында сәхнәдән ишеттерү үзенә күрә бер дәрес буларак кабул ителә, укытучылар әлеге проект өчен театрга аеруча рәхмәтле. Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев турында спектакльләр чыгарга өлгерде, киләчәктә Минтимер Шәймиев, Хәйдәр Бигичев, Әхсән Фәтхетдинов, Сара Садыйкова хакында да дөнья күрер дип өметләнәбез.

Сизгер тамашачылар игътибар итми калмас: соңгы елларда Чаллы театрының исеме шактый киң яңгыраш алды. Моңа труппаның әледән-әле гастрольләр белән төрле төбәкләргә чыгып йөрүе, фестивальләрдә катнашуы да сәбәп булып тора. К.Тинчурин исемендәге фестивальдә “Шәһәр.Нокта. Брежнев”, “ЗазерКамье” фестивальләрендә “Сихерче” (Н.Гыйматдинова), “Яшь йөрәкләр”; “Подмосковные вечера” фестивалендә “Капка” (А.Әхмәтгалиева), “Нәүрүз”, “Федерация” фестивальләрендә “Без – 41 нче ел балалары”, Т.Миңнуллин исемендәге фестивальдә “Сөяркә” (Т.Миңнуллин), “Һөнәр” фестивалендә “Сөясеңме, сөймисеңме?” (Ф.Бүләков) спектакльләре белән чыгыш ясау, театр тәнкыйтьчеләренең фикерләрен ишетү һәрьяклап үсеш өчен бик әһәмиятле булды. 2022 елда “Тантана” премиясе тапшыруның безнең театрда узуы, быел И.Әскәровка ТРның халык артисты, Р.Ибраһимов, Ч.Арсланова, Р.Фәхертдиновка ТРның атказанган артисты исемнәре бирелү, “Без – 41 нче ел балалары” спектакленең “Милилард татар” проектында катнашып, “Елның иң яхшы татар спектакле” номинациясендә җиңүе, театр сәхнәсендә күренекле язучыларның юбилей кичәләрен югары дәрәҗәдә уздыру, тамашачыларның саны елдан-ел арту – болар барысы да коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Безнең театрны “әдәби театр” дип күзаллау да хата булмас. Спектакльләрдән тыш, С.Якупова, Л.Гыйбадуллина, Р.Мөхәммәтшин кебек шагыйрьләрнең иҗатына нигезләнгән шигъри перформанслар да үз тамашачысын тапты. 
Бүген Чаллы театры турында “татар телен, әдәбиятын, тел аһәңен халыкка, аеруча яшь буынга җиткерүдә игътибарга лаек урын били”, дисәк,  ялтыравык сүзләр генә булмас. Дөреслекнең күзенә туры карап әйтик: балалар өчен спектакльләрнең барысы да татарча уйналуы үзе үк бер батырлык. Сәхнә бизәлешендә, киемнәрдә яшьләрне театрга җәлеп итәрлек үзенчәлекләр эзләү, драма жанрын сәхнәгә менгергәндә дә үзгә бер җиңеллек табарга омтылу, эчтәлекнең мәгънәле булуына таләпчәнлек – болар да театрның язылмаган канунына әверелеп бара. Мәсәлән, соңгы премьераларның берсе булган “Җомга көн, кич белән...” драмасы – шуның ачык мисалы. Ана һәм бала, кеше һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр аша тамашачыга Аяз абыйның милләт турындагы хафалы уйлары, тирән фәлсәфәсе, тел моңы җиткерелә. Бу спектакльдә безнең яшь “артистларыбыз”  - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә быел гына безнең театр өчен тупланган махсус курс студентлары да катнаша. 

Шуңа бәйләп тагын бер үзенчәлекне – экспериментлардан курыкмауны да телгә алыйк. Дөрес, театр сәнгатендә һәрбер эксперимент – бик тәвәккәл адым ул, чөнки тегеләй карасаң да, болай карасаң да, күпчелек тамашачының нигездә “классик” спектакльне яратып кабул итүе сер түгел. Шулай да бүгенге, коточкыч тизлек һәм үзгәреш заманында театр да бер урында гына таптанып тора алмый.  Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, “Үз халкыңның киләчәген, Үткәнен, бүгенгесен, Кайгысының, шатлыгының Зурлыгын белер өчен, Еракка китеп кара син, Еракка китеп кара!”.. Физәлия Габидуллина уйнаган “Мин кем әле?” (Р.Мөхәммәтшин) моноспектакле, декабрь аенда дөнья күрәчәк “Ак үрдәк” (Р.Сабыр) неодрамасы; артистларыбыз М.Мөсәвиров, Ф.Сафин, З.Галиуллинаның режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләре – дөньяга яңа сүз әйтергә омтылу ул. Чөнки урамда – яңа гасыр, яңа буын. Тик шунысы бар – театрның вазыйфасы гына барыбер искечә кала: сәхнә дигән мөнбәрдән торып, халыкның эчке дөньясын баету, аны рухи үсешкә этәрү, яшәү көче өстәү, көзгедәге кебек, үз-үзенә төбәлеп карарга этәрү. Бәлки боларның барысын бергә җыеп, “тамашачыны тәрбияләү” дип тә әйтергә мөмкин булыр иде. Тәрбия сүзе белән кемдер килешер, кемдер юк... Шулай да бик гади генә бер мисал китерергә телим: соңгы биш ел эчендә театр белән бергә безнең тамашачыбыз да күзгә күренеп үзгәрде. Милли киемнәрдән килүче кызларыбыз, кайбер спектакльне әллә ничә кат килеп караучы апа-абыйлар, театрга балаларын җитәкләп даими йөрүче әниләр, башка милләттән булганнар, яшьләр артты. Иң сокландырганы – спектакль беткәч, кием алырга дип гардеробка ашыгучы юк, тамашачы басып, артистларны озаклап алкышлап озата. 

Театрның кечкенә яки зур уңышы булсын – ул, алда әйткәнемчә, бербөтен уртак хезмәт. Җитәкчелек булсынмы, җыештыручы, ут куючы, артист, тегүче, балта остасы... -  саный китсәң, театр дигән кыска сүз артында бик озын исемлек тора. Шуңа да 35 еллык юбилей уңаеннан пәрдәнең бер читен генә күтәреп күз салырга өлгердек әле без. Йөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк бит – иң яхшысы, әйдәгез, безнең театрга килегез, спектакльләребезне күрегез...
Айгөл Әхмәтгалиева      

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры юбилей