Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тирес түгәсең килсә – 15 мең сумыңны түлә!

Чирмешән блогеры үзенчәлекле тур оештырган – ул кеше җыеп, аларны үзенең авылына кунакка чакыра башлаган. Алай да буламыни дип сорарсыз? Була икән шул!

Блогер бу турны «минем авторлык турым» дип атый. Аның кысаларында ул үзенә килгән кешеләргә фермада эшләргә, ягъни сыер саварга, мал-туарның асларын җыештырырга, печән төшерергә, терлекләргә су эчерергә, йорт тирәсен җыештырырга, бакчада эшләргә һәм башка шундый көндәлек эшләр башкарырга тәкъдим ителә. Бу турда катнашучылар 15 мең сум акча түләргә тиеш икән. Вәт тур бу ичмасам! Кайберәүләр акча түләп авылга эшләргә кайт инде дияр, ә икенчеләр моны ниндидер эксклюзивка санап, нишләп әле карап кайтмаска дип уйлар. 

Блогерның авторлык турында Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән, Балык Бистәсеннән килгән 10 кыз катнаша. Алар авылда ике көн яшәячәк. Көндәлек эшләрдән тыш, алар клубта оештырылган авылча «Минута славы» проектында да катнаша. Сюрпризлар да көтә, дип вәгъдә итә оештыручы. 

Блогер кызларның ничек килеп урнашуын, ашарга пешерүләрен, йорт тирәсендә эшләгәннәрен күрсәтә. Соңыннан кызлар, җыелып, клубта осталыкларын күрсәткәннәр. 

Римма Гарифова, психолог:

– 2000 еллар башында мин Германиягә барган идем. Анда инде ул вакытта ук агротуризм бар иде. Хәзер безгә килеп җитте. Димәк, ихтыяҗ бар дигән сүз. Психолог буларак мин бу күренешнең уңай якларын гына күрәм. Без шәһәрдә артык ясалма мохиттә яшибез. Ә бит нибары ике-өч буын элек барыбыз да диярлек авыл балалары идек. Без татарларда генетик яктан да җир эшкәртү, игенчелеккә тартылу бар, бу эшкә кулыбыз, күңелебез ята. Кешенең психикасына шәһәрдә авыр. Тик күпчелек моны күрми, аңлап бетерми. Совет чорындагы хезмәт тәрбиясе дә җитеп бетми. Психология ягыннан да хезмәт чыныктыра. Чөнки физик эш башкарганда кеше шундук нәтиҗәсен күрә. Ә табигатебез буенча без нәтиҗәгә ирешкәндә ләззәт кичерәбез. Тик шәһәрдә күпчелек конвейер кебек эштә эшли. Авылда кешенең яшәү тизлеге акрыная, монда аңа барысы да аңлаешлы. Ул балачакка кайткан кебек була. Табигать кагыйдәләре дә аңлау өчен гади.  Саф һава, тынлыкның да тәэсире уңай. Шуңа мондый төр туристик юллама сатып алучы ял да итә, савыга да. Моннан тыш, бу рәвешле кемдер акча эшли икән, бу икътисад өчен дә яхшы.

Сәрия Салихова, Мөслим районыннан:

– Әле бу ялларда гына бәрәңге бакчасында чүп утап килдем. Яңгыр явып үткән иде, бер атна эчендә алабута белән эт эчәгесе шашып үсеп киткән. Бәрәңге төпләрен өйгән идек инде, ишелмәсен дип, рәт араларыннан сак кына йөреп чыктык. Ял көннәре кыска, бөтен эшкә дә өлгерәсе бар дип, әссе кояш астында да утарга туры килде. 
Мин, мәсәлән, ышанмыйм шәһәрдән кайтып, акча түләп, авылның «кара» эшләрен эшләп йөрерләренә. Шәһәр кешесе үзен саклый белә ул. Интегеп йөргәнче, көзен ярминкәгә чыгып ала ул бәрәңге-кишерен. Өственә, авыл халкының тир түгеп үстергән әйберләрен шәһәр кешесенә кыенлык килмәсен дип арзан бәядән саттыралар.

Агротуризм бик кызык нәрсә үзе, бал кортлары белән дәвалау, сирәк кошларны, хайваннарны күрсәтеп акча эшләүчеләр турында ишеткән бар. Тик Чирмешән егетенең өметләре акланыр микән? 15 мең түли-түли кешегә көтү көткәнче, телефонымны сүндереп глэмпингка барып ятам мин. 

Дамир Хисамиев, студент:

– Кызык нәрсә уйлап тапканнар! 15 мең кыйбатрак анысы. Шулай да тәмле авыл бәлешен, ипиен-сөтен, каймагын ашап, яңа себеркеле мунча кереп кайтыр өчен эшләргә була инде. Ә нәрсә? Утын кисә алам, су ташыйм, җир казыйм. Өйрәтсәләр, бүтәнен да эшлим. Туганнары кебек каршы да алсалар. Уйлап тапкан кешесе акыллы икән.

Алсу Шәрифуллина, фармацевт:

– Анда кайтып эшләү түгел, өйдәге эшләремә дә җитешмим. Өстәвенә, акча түләп! Миңа түләсәләр дә кайтмас идем. Ул акчага базага барып, су кереп, өйдән алып килгән шашлыгымны кыздырып ашыйм мин. Менә ул ял ичмасам. Байлар шулай ял итәр иде ул, чынлап ял булса. Бу инде һаман безнең кебек эш кешесен алдау өчен уйлап табылган әйбер. Туризм дигән булып аны.

Без телеграмда үзебезнең язылучылар арасында сорашу оештырдык. «Акча түләп авылга эшләргә кайтыр идегезме?» – дигән сорау бирдек. Сорашуда 20 кеше катнашты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев