Тизлек буенча рекорд
Чаллылылар Максим Белотелов белән Александр Поляков үзләренең исемнәрен рекордлар китабына яздылар.
Байкал бозында мотовездеходта тиз йөрү буенча Чаллылылар рекорд куйды. МАХХ үзәгенең BRP командасы пилотлары Максим Белотелов белән Александр Поляков үзләренең исемнәрен рекордлар китабына яздылар.
Алар Чаллыдан Байкалның “Байкал миле” фестивале уза торган урынга, 5 мең километрдан артык араны мотовездеходта барганнар. Команда тизлек буенча рекорд куйган. Аны АКШ, Россия професииональ казыйларыннан торган комиссия теркәгән.
Шәһәрдәшләр бу араны 156.45 км сәгать тизлек белән үткәннәр. Җиңүчеләрне бүләкләү декабрь азагында “Мәскәү сити”да узачак. 2021 елда шәһәребез командасы Чаллы командасы Чаллы һәм Татарстан флагы астында чыгыш ясарга җыеналар.
Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев