Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Токаев автогигант эше белән танышты

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казахстан Президенты Касыйм Җомарт Токаев шәһәребезнең «КАМАЗ» җитештерү комплексында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм автогигантның генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде.

Казахстан Президенты КАМАЗда йөк автомобильләре җитештерүнең технологик циклы белән танышты, двигательләр заводында булды. Мәртәбәле кунаклар V8 һәм Р6 двигательләрен җыю конвейерлары эше һәм кабина каркаслары заводын да карадылар. Шулай ук Казахстан лидерын кабиналар җыю һәм төп конвейерларның эше белән таныштырдылар. Казахстан Президенты урында оештырылган К5 буыны «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсен дә карады. «КАМАЗ» Россия-Казахстан уртак предприятиесенең Чаллыда стажировка үтүче белгечләре белән дә очрашты. 

Әйтергә кирәк, Казахстан – «КАМАЗ» өчен иң мөһим экспорт базарларының берсе булып тора. 2021 елның 9 ай нәтиҗәләре буенча әлеге республикада яңа йөк автомобильләре базарында «КАМАЗ» өлеше 42%ны тәшкил иткән. 

Моннан тыш «КАМАЗ» Казахтанда җитештерү-сервис челтәре җыю заводын, сәүдә компаниясен, 18 сервис үзәген һәм автомобиль һәм запчастьләр буенча 28 дилерны үз эченә ала. Соңгы өч елда махсус техника җитештерү буенча ике монтаж үзәге модернизацияләнгән. Киләчәктә Костанайда һәм Атырауда ике сервис үзәге төзү бурычы тора. 

Бүген «КАМАЗ» Казахстанда берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Бу – Костанай шәһәренең индустриаль зонасында чуен кою буенча «KamLitKZ» заводы төзелеше. Биредә серияле җитештерүне 2024 елның икенче яртыеллыгында башлап җибәрергә планлаштыралар. Шул ук индустриаль зонада күперләр җитештерү буенча завод төзелеше бара.  Моннан тыш Казахстанда, «КАМАЗ» куллана торган барлык двигательләр өчен, цилиндр блоклары җитештереләчәк. Шулай итеп, Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлек сәүдә белән генә чикләнми. Үзара мөнәсәбәтләр принципиаль яңа дәрәҗәгә – җитештерү кооперациясен үстерүгә кадәр чыкты.

Фото president.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы