Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Толымчак күк газиз авылым

Буа районында шундый авыл бар.

Буа районындагы Адав-Толымбай татар-чуаш авылыннан ундүрт яшьлек ятим бала рәвешендә апама ияреп «ягага» (чит җирләргә) чыгып китүемә алтмыш елдан артык вакыт үтте. Әмма туган авылым хатирәләре онытылмаслык булып күңелемә сеңеп калган.

«Толымыңда – урман-болыннарың...»
Тарихчылар Адав-Толымбайга татар авылы буларак унҗиденче гасыр уртасында нигез салынган дип фаразлыйлар. 1660 еллар тирәсендә Толымбай һәм Илбай исемле ике кеше (казан татарлары, мөселманнар) үз туган җирләрендәге көчләп чукындырудан һәм милли эзәрлекләүдән качып килгәннәр, диелә хәзерге чыганакларда. Авылның көньяк-көнчыгыш өлешендә ул вакытта ук берничә чуаш гаиләсе яшәгән, күрәсең. Бүгенге атаманың «Адав» өлеше шуңа ишарәдер. «Атау» төшенчәсендәге чуаш сүзе «Атав» дип языла, ләкин «Адав» дип укыла. Шуннан соң Атаудан читтәрәк Сүеш һәм Яңа Сүеш дигән авылчыклар барлыкка килә. Менә шушы өч торак урыны бергә кушылып һәм үсеп киткәч, авыл Адав-Толымбай дип атала башлый, диелә авыл тарихының төп фаразында.
Авылны көнчыгыш тарафтан «камап торган» Иркүл суы авылга нигез салынган вакытта Зөя елгасының көнбатыштагы бер тармагы булган, хәзерге заманда Иделнең бу кушылдыгы Кырлаңгы тавы дип аталган калкулыклар тезмәсе яныннан гына ага, ә авылның иң зур күле аның белән язгы ташулар бик көчле булган елларда гына күпмедер вакыт тоташып тора. Һәм шул сәбәпле Иркүлгә елга балыклары да кереп кала.

Зөянең бүгенге үзәне белән элеккегесе арасындагы уйсу җирле табигатьнең элек нинди бай һәм гүзәл булганына халык телендә бүген дә сакланып калган урын атамалары шаһит. Кайберләре инде кипкән-корыган, киселеп беткән, басу-кырларда югалган булса да. Мәсәлән, Якты күл, Түгәрәк күл, Шык күле, Килдураз күле, Кәрәкәй култыгы, Кукша күле, Сөт күле, Кәкре күл, Киртә күле, Сабанкуш күле, Сөләймеш күле, Сыртапа күле, Урман күле, Сулау күле, Төпсәр күле, Усак басма күле, Затун күле, Ракитка күле, Җәп күле, Карамалык күле, Торна күле, Ылбачир күле, Кече күл, Урта кече күл, Каенсар елгасы, Сөләймеш елгасы, Чёрный брак елгасы, Тутай чыгыры (чокыры), Мөрәди елгасы, Ылбачир елгасы, Усак басма суы, Кирәмәт асты, Моховой сазлыгы, Баткалак авызы, Кара куак сазы, Челән сазы, Торф сазы, Мүкле саз, Төлке сазы, Янган саз, Әндери сазы, Кашлык сазы, Наратлык сазы, Баһау сазы, Усак басма урманы, Нарат урманы, Сыртапа урманы, Җәрәми урманы, Чәршә урманы, Ылбачир урманы, Мулла куагы усаклыгы, Кара урман, Кече култык урманы, Олы култык урманы.

Бу табигать атамаларын барлаганда, алар турында өлкәннәр сөйләгән кайбер мәзәкләр дә искә төшә. Әйтик, «Түгәрәк күл»гә кагылышлысы. Шул исемдәге бәләкәй генә сулык мин бала чакта бар иде әле. Ул Алмакай болынын узып киткәч кратер сыман шактый тирән чокыр төбендә күренеп тора иде. Хәзер күл бөтенләй кибеп беткән, диләр. 1930 елларда авылыбыздагы беренче колхоз җирләре шушы күлчек тирәсендә булган. Колхозның үзен дә шулай атаганнар. Татарчасы бик чамалы гына бер кешене аның рәисе итеп читтән китерткәннәр. Чын большевикларча нотык сөйләргә яраткан бу җитәкче. Һәм ул сүзен болай башлый торган булган: «Пеззем калхуз «Түггәрәбүл»…

Югарыдагы урысча атамалар авылның XIX гасырда өч милләтле һәм өч телле булуын искә төшереп тора. Чөнки патша хакимияте, күрше Кыят (шул исемдәге күчмә төрки кавем нигез салган авыл) һәм Ивашевка (татарчасы Җуашау) авылларындагы «беркетелгән» урыс крестьяннарын «иреккә чыгарып» (аларның коллык статусын «ясаклы» дип үзгәртеп), Толымбайга күчереп утырткан. Чөнки җирле чуашлар, телләрен саклап калган хәлдә... беркем ирексезләмичә, үз теләге белән элек көчләп тагылган насара динен ташлап, мөселманлыкка күчә башлаганнар. Менә шул «процесс»ны туктату өчен эшләнә бу шул заманда. Ә безнең XX гасырда Адав-Толымбайда бер генә урыс гаиләсе дә калмаган иде инде: Буага яки Казанга, рәхәтрәк тормышка китеп барганнар. Ә Кыят башлыча урыслар яшәгән күпмилләтле совхоз иде безнең заманда. «Декабрист-алпавыт» Ивашевлар карамагындагы Җуашауда хәзер урыслар бармак белән санарлык кына. Анда башлыча авыл җирлеге үзәгеннән күчеп килгән татарлар яши.

Мин белгәндә, совет заманында, авыл әле милли-мәдәни кирмән сыман иде. Һәм шул ук вакытта чын халыклар дуслыгының тоткасы да. Моның «коммунистик» уйдырма гына булып калмыйча, чынбарлыкка да әверелә алуын үзем күреп беләм. Язгы кытлык вакытында көн саен үлем көтеп түшәктә яткан әниемне һәм мине берничә ел буе котылгысыз ачлыктан коткарган кешеләр күршебез Сания апа һәм аның җәмәгате Йосыф абый иде. Чынбарлыкта безнең «татар башы»на кияүгә чыккан һәм мөселман булып киткән чуаш кызы Александра иде ул безнең фәрештәбез! Бу изге затларны искә алганда күзләрем бүген дә яшьләнә.
Хәтеремдә: авылга бердәнбер украин гаиләсе килеп урнашкан иде, аларның Леонид Добрыдень исемле балалары безнең сыйныфта татарча белем алды һәм татар телендә имтихан биреп, безнең белән бергә сигезьеллык мәктәпне тәмамлады. Аннары бу гаилә дә тарихи Ватанына кайтып киткән. Хәзер исә әлеге урыслаштыру ассимиляциясенең чираттагы талпынышы. Әле бүген генә Толымбайда бала-чаганың бер өлеше, татар телен белмәгән килеш, «бөек тел»дә уйнарга һәм аралашырга тотынды.

Адав-Толымбай авылы Татарстанда шартлы рәвештә «әдәби телле Тау ягы» дип аталырлык төбәкнең көньяктагы чигендә урнашкан, аннан ары көндезге кояшка карап китсәң, табигый «Мишәрстан» кочагына барып керәсең. Хәер, бу чик хәзерге заманда бөтенләй ашалып бетте дисәң дә була. Хәзер инде минем ише гомерен читтә үткәргән бер киребеткән «нугай» соңгы тапкыр туган-үскән җирләремне әйләнеп чыгыйм әле дип кайтып төшсә, аның турында «бу бабай әле хәзер дә казанца сүләшә» дип әйтәчәкләр.

Моның сәбәбе гади: Толымбай кызлары, мәктәп сабагын тәмамлауга ук, тизрәк Буага, Казанга яки «ягага» ашыга, шуңа күрә авылда калам дигән егеткә күрше Карлыдан яки Иске Суыксудан цыкылдап торган бер чибәрне ияртеп кайтудан башка чара калмый. Мишәрләр бит алар матдичел тормышлы һәм җиргә ябышып яши торган кешеләр. Берсе дә берьялгызы гына, күктәге торналарга ияреп, туган төбәген бер сәбәпсез ташлап теләсә кая китеп бармас аларның. Югары белемле булырга теләгәннәр һәм сәләтлеләр генә, туган-тумачасы төпләнгән шәһәрләр булса, шунда юл тотар. Шуңа Буа районының үзәк хакимияте хәзер тулысынча мишәрләр кулында. Һәм «Мишәрстан» халкының табигый үрчеме беркайчан да бернинди кризис шартларында да аска тәгәрәми.
Адав-Толымбай авылын өч яктан урман чолгап алган. Көнбатышта һәм төньякта узган гасырның утызынчы елларында утыртылган нарат урманы, көнчыгышта, Зөя буенда табигый катнаш урман. Зөя елгасын авыл халкы үзе генә белгән кичү аркылы чыксаң – Кырлаңгы таулары. Җәй уртасында тауның көнбатышка караган итәгендә кып-кызыл җиләкләр өлгерә, нәкъ Кырлайдагы кебек.

Зөя буендагы урман аланында ел саен май аеның соңгы ике һәм июньнең беренче якшәмбесендә «Май уны» дип атала торган авыл бәйрәме үткәрәләр иде. Хәзер бу урман эченә үтеп кереп тә булмый, бөтен юлларга-сукмакларга һәм, минемчә, йөрәкләргә дә чытырман ябышкан... 

Авылым кешеләре
Гомәр Толымбай авылыбызда туып-үскән иң күренекле татар әдибе генә түгел, Сталин исеме белән атала торган сәяси эзәрлекләү елларындагы какшамас рух һәм шәхси батырлык үрнәге дә ул. Казан «тәнкыйтьчеләре» аңа егерменче еллар азагында ук чокыр казый башлыйлар. Иң зур «гаебе»: «Ул үз иҗатында җәмгыятебездә барган сыйнфый көрәшне тулысынча чагылдырмый». Язучы 1937 елның 8 июнендә кулга алына. Пләтән төрмәсендә унбер ай буе көннең көнендә җәзалап, аңардан сорау алалар, акылдан язарлык хәлгә җиткерәләр. Ләкин атаклы толымбайлы бернинди «гаепләү кәгазьләре»нә дә кул куймый, күпме генә мәҗбүриләсәләр дә, каләмдәшләренең берсенә дә тел-теш тидерми. 1938 елның 8 маенда аны атып үтерәләр. Җәмәгатен дә, уйдырма статья чәпәп, сөргенгә озаталар. Хәнҗәр исемле сабыйлары балалар йортында кала.
Хәтеремдә гомерлек тирән эз калдырган күренеш бер елны җәй буе дәвам итте. Авылда Хәнҗәр кайткан дигән хәбәр таралды. Без, балалар, аның турыда ишетеп белә идек инде: авылда мондый исем йөртүче башка бер кеше дә булмаган һәм хәзер дә юк. Хәнҗәр абыйны Зөя буендагы умарталыкка эшкә җибәрделәр. Ул бөтенләй йомылган, беркем белән дә аралашмый иде. Эчүгә сабышкан, без аны айнык килеш күрмәдек тә. Аның ата-анадан соң бушап калган йорты «чуаш башы»нда иде. Умарталыкка барып-кайтып йөрер өчен ат-арба биргәннәр. Иртә таңнан ук Хәнҗәр абый сузылып яткан килеш бара һәм кояш баер алдыннан исереп ауган хәлдә кайта иде. Аты элек үк өйрәтелгән булган икән: барасы-кайтасы юлны белә, ләкин кыскарак юлдан, безнең күрше Мөнир абый Борһанов өе янындагы тыкрыктан түгел, ә авыл очына чыгып, әллә кайлардан әйләнеп бара Зөя буендагы урманга. Һәм кичен шул ук юлдан кире кайта. Икенче елны Хәнҗәр абый югалды, тагын каядыр китеп барды ахры, үз язмышының маҗараларын эзләп...
Александра Николаева – «чуаш башы» кызы. Сания апаның исеме илгә сугыштан соңгы беренче елларда мәгълүм була. 1946 елдагы корылыктан соң совет хөкүмәте илдә социалистик ярыш игълан итә: иген үстерү, урып-җыю һәм терлек үрчетүдә алдынгылыкка чыккан бригадирларга Социалистик Хезмәт Каһарманы дигән мактаулы исем вәгъдә ителә. Бригада кешеләренә – орденнар һәм медальләр. Чама чамадан артмый: район саен бер генә кеше Хезмәт Каһарманы булырга тиеш. Буа түрәләре алдан ук дөрес фаразлый: җиңүчеләр Толымбайдан булачак. Күрше Кыят совхозында да җирләр уңдырышлы, ләкин анда толымбайлылар кебек тырыш халык юк.
«Коминтерн» колхозында ике удар бригада оештырыла: комсомол яшендәгеләрнекен Александра Николаева җитәкли, ә җәмәгате-балалары булган яки сугыштан соң тол калганнарныкын – 35 яшьлек Сәйделбанат әпти. Ике бригаданың кырлары янәшәдә, ярыш шартлары бертигез. Якындагы күлдән көянтәләп-чиләкләп су ташыганнар һәм яңгырлар башланганчы үсемлекләргә су сибеп торганнар дип тә шаярткан халык. Яз-җәй буе тырышып эшләүләре һәм хезмәт нәтиҗәләре – бердәй һәм үрнәк булырлык. Һәр гектардан уртача 23 центнер чамасы, диелә хәзерге заман чыганакларында.
Ләкин... Мәскәү төшергән «каһарманлык квотасы» бер урынлы гына: икесен дә хезмәт батырына һәм орден-медальләргә тәкъдим итсәң, шунда ук сине «эшне оештыра белмәү»дә гаепләячәкләр. Нишләргә? Комиссия килеп йомгак ясар алдыннан район хакимиятенең үз кешеләре төнлә кырга чыгып хатыннар басуындагы көлтәләрнең бер өлешен кызларныкына күчереп утырталар. Казан комиссиясе килә, барысын да үз күзе белән күрә һәм раслый. Яшьләр бүләкле булып китә, Мәскәүгә юлланган тәкъдим кәгазендә гектарыннан 27 центнер уңыш алдылар дип язалар. Өлкәннәр рәсми 20 центнер белән бармак суырып кала. Каршы сүз әйтеп булмый, шунда ук «загремишь под фанфары». Әнә Гөлчәһрә әптине кырдан тавыкларга бер-ике уч бодай алып кайткан өчен дә бер елга төрмәгә утыртканнар бит...
Бу әле «тарих»ның башы гына, аның дәвамы Толымбай авылындагы уңган, батыр һәм игелекле кешеләрнең шул замандагы асыл сыйфатларына һәйкәл сыман. Ике бригада кызлары-хатыннары да элеккеге дустанә мөнәсәбәтләрдә кала, алар арасында бернинди низаг тумый. 
Сания апа озын гомерле булды. Колхоз һәм авыл, аның исеме артына ышыкланып, еллар буе һәрнәрсәне бүлеп бирүгә күнеккән, әмма үтә саран хөкүмәттән үзе өчен күпмедер өлеш чыгарып килде. Әйтик, Адав-Толымбай авылының гомер бакый баткаклыктан интеккән урамнарындагы таш һәм асфальт юллар – Сания апа абруеның шул җөмләдәге казанышы. Аларның һәркайсын авыл халкы «Сания апа юлы» дип атый.

Фәһим Җиһаншин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев