«Төн буе борчып чыгалар»
Аш бүлмәсендә ниндидер тавышлар ишетелә, әйберләргә кагылалар кебек.
Өйдә әллә нинди хәлләр була башлады... Зиһенем какшадымы, ялгыша башладымы соң, дип аптырадым.
Ирем вафат булганга 11 ел. Шуннан бирле гел берүзем яшәдем. 11 ел инде берүзем кунам өйдә. Бер генә тапкыр да мондый хәл булганы юк иде. Соңгы айларда һич йоклый алмыйм. Гел нәрсәдер борчып уята. Төнге сәгать икедә дә, иртәнге биштә торып утырам. Кемдер төрткәләп уята сыман. Күземне ачып, баш очымдагы кечкенә утны кушып җибәрсәм – беркем, бернәрсә юк. Кире йоклап киттем генә дигәндә кабат нәрсәдер борчый башлый. Бастырылып, куркудан ыңгырашып, шабыр тиргә батып уянам. Төннәр буе шулай йоклый алмый җәфаланып чыгам.
Баш өстендә кемдер басып карап тора, караватка менеп утыра, өй буйлап йөри, әйберләрне тотып карый сыман. Йоклап киткәнче тыңлап ятам. Аш бүлмәсендә ниндидер тавышлар ишетелә, әйберләргә кагылалар кебек. Бүлмәләрдә идән шыгырдый. Берәрсе йөргән сыман.
Соңгы арада ишек төбендәге «кыңгырау»га басып уята башлады. Бу вакытта кем килгән, дип аптырап торып чыгам өйалдына төн уртасында. «Кем бар?» – дип берничә мәртәбә эндәшәм. Тыңлап басып торам. Җавап бирүче юк. Бер-ике сәгать йоклаганнан соң тагын шулай кыңгырауга басып уятырга мөмкин. Тагын чыгып эндәшәм. Ишекнең теге ягыннан җавап юк. Шулай төннәр буе йөреп чыгам. Арлы-бирле йөри торгач намазымны йоклап калам. Йоклый алмыйм кешечә чөнки. Җен-фәлән микән әллә, дип аптырыйм инде. Әллә, намазга тормасын дип, шулай аңгырайта мине…
Кайвакыт әйберләр урыныннан юкка чыга. Аннары шул ук урында кабат пәйда була. Минем зиһен сәламәт болай, әле акыл кыскарганын сизгәнем булмады. Яшем бар инде барлыкка, әмма әле ялгышып, саташып йөрерлек түгел. Телевизор карыйм. Концертлар тыңлыйм. Газета-журналлар яздырам. Китаплар кайтартып укыйм. Ихатада тавык-үрдәк алып үстерәм ел саен. Җәен җиләккә йөрим. Кышын кар көрим, утын ярып мунча ягам. Эшкә егәр бар, баш эшли кебек әле. Соңгы арада менә шушы хәлләр борчый башлады.
Инде нишләргә? Мондый нәрсә белән берәрсенең очрашканы бармы? Аны берәр ничек куып чыгарып буламы? Әллә алай итәргә ярамыймы? Мулла чакырып укытып карарга да уйлыйм. Ярдәм итәрме, белмим…
«Булмас димә» телеграм-каналыннан
Фото ru.freepik.com сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев