Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төп Чаллылылар 30нчы тапкыр очраша

Анда проблемалар турында да сүз булачак.

Бүген Чаллының Үзәк урамында төп Чаллылыр бәйрәме уза. 30нчы тапкыр узучы әлеге чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева оештыра һәм алып бара. 

– Шәһәребез тарихына багышланган мондый чаралар яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Традиция буенча бүген дә кунакларны кичке 16 сәгатьтә Үзәк урамга керә торган арка янында каршы алабыз. Чаллы тарихына зур өлеш керткән шәхесләрне барлыйбыз, юбилярларны хөрмәтлибез. «Энергетик» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясый. 

Шулай ук проблемалар да күтәрергә уйлыйм. Мәсәлән, Элеватор тавы бистәсендәге борынгы зираттагы каберлекләр караурман кебек үскән чүп үләннәр астында калган. ГЭС бистәсендәге «Ватан-ана» мемориал комплексы артындагы зиратта да ташландык каберләр күп. Без, шәһәр халкы, аларны бергәләп тәртипкә китерергә тиеш. Матур күлмәкләр киеп, концерт карап кына яшьләрне тәрбияләп булмый, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм тарихи көн Гөлзада Рзаева Төп Чаллылылар