Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак алу өчен субсидия

Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе 8000нче булып, Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алачак.

2006 елдан башлап яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль чараны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының 38 муниципаль берәмлегеннән 7991 яшь гаилә түләүсез субсидия алды.

2022 елда Татарстан Республикасының 22 муниципаль берәмлегеннән 50 яшь гаилә 67,8 млн сум күләмендә (шул исәптән 17,8 млн сум федераль бюджеттан) субсидия алачак. Шәрәфетдиновлар гаиләсе 2020 ел ахырында субсидия алу өчен чиратка баскан  һәм 2021 елның февралендә конкурс буенча узганнар иде. Алар программага кергәндә, гаиләдә ике кыз иде, хәзер гаиләдә өч бала үсә: Эмилия, Ралина, Илина. «Әлеге программа турында барлык танышларга да сөйлим һәм чират тизрәк барсын өчен өч бала табарга кирәк дип киңәш итәм», – ди Рания ханым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы