Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә яшәүче милләттәшебез Гөлшат Авзалова: «Кешеләрне бәхетле итәм дип, үзем бәхетемне таптым»

Киләчәктә татар кызы туристик агентлык ачарга хыяллана.

«Күңелеңә хуш килгән шөгыль сайла һәм син үз гомереңдә бер генә көн дә эшләмәячәксең», – дигән бөек акыл ияләре. Бу канатлы сүзләр бүгенге язмам герое Гөлшат Авзаловага тулысынча туры килә дисәм бер генә дә хата булмас. Кечкенәдән чит телләр, чит илләр белән кызыксынган милләттәшебезнең һөнәре тормышын ямьгә күмеп кенә калмаган, ә ерак диңгез артындагы затлы принц белән дә кавыштырган әле. Хәер, вакыйгаларны артык ашыктырмыйк, боларның барысын да язмам героеның үзеннән сөйләтик.

– Гөлшат, шундый матур, уңган-булган кызны безгә кайсы яклар бүләк итте икән?

– «Без булдырабыз» дип яшәүчеләр җирлегеннән мин, гүзәл Актаныш якларыннан. Кечкенә чактан ук ни сәбәпледер: «Америкага китеп яшәячәкмен», – дип сөйләнеп йөргәнмен. Ни өчен шулай хыялланганымны үзем дә белмим. Бәлкем башка илләр хакында ишеткәнем дә булмагандыр (көлә). Билгеле, Кушма Штатларга баруын бармадым, тик шулай да мәктәпне тәмамлаганнан соң инглиз телен үзләштерергә дип, Минзәлә педагогия колледжына укырга кердем. Аннары инде туплаган белемемнең башкаларга да файдасы булсын дип, туган авылым Әлемгә кайтып, 6 ел буе балалар укыттым. 

– Ләкин көннәрдән беркөнне мәктәпне калдырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга юл тотарга карар кылгансың?

– Әйе, дөрестән дә, кисәк кенә килеп чыкты ул. Мин мәктәптә декрет ялындагы кеше урынында эшли идем. Аның кабат укытырга чыгуын белгәч, башка урын эзли башладым. Шулчак очраклы рәвештә генә социаль челтәрләрдәге бер белдерүгә тап булдым. Аны популяр җырчыбыз Лилия Муллагалиева урнаштырган булып чыкты. Аңа Гарәп Әмирлекләрендә яшәп гомер итүче милләттәшебез Исмәгыйль Шәңгәрәев мөрәҗәгать иткән икән. Танылган эшмәкәргә балаларына татар теле буенча дәресләр бирү өчен укытучы кирәк булган. Артык озак уйлап тормадым, Исмәгыйль әфәнде белән элемтәгә кереп, фарсы култыгына очтым. 

– Күпләр кызыгырлык тәкъдим булгандыр бу?

– Аллаһка шөкер. Анда барганыма бер генә дә үкенмәдем. Бик яхшы каршы алдылар, балалар белән күңелемне биреп эшләдем. Көн саен диярлек татар теле буенча дәресләр үткәрдем. Үзләрендә торып яшәдем. Буш вакытларымда Гарәп Әмирлекләре буйлап төрле кызыклы экскурсияләргә йөрдем. Кыскасы, эшләп кенә түгел, ял да итеп, яңа җирләр күреп кайту өчен дә менә дигән мөмкинлек булды бу. 

– Ә ни өчен кире кайтырга уйладың?

– Мин ул вакытта Чаллы дәүләт педагогия инстиутына читтән торып укырга кергән идем. Сессия вакыты җитте, имтиханнарымны миннән башка гына тапшыручы табылмады (көлә). Шул сәбәпле инде кабат туган якларга очарга туры киле. Чит илдән исә мин бөтенләй башка кеше булып, җаным-тәнем белән сәяхәтләргә гашыйк булып кайттым. Бу гына да түгел, башкаларга да шушы ләззәтле тойгыларны, бәхетле мизгелләрне бүләк итәр өчен турагент һөнәрен үзләштерергә булдым. Хыялымны тормышка ашырырга миңа Казандагы «Виа Туризм» агентлыгы ярдәм итте. Биредә мин махсус курслар үтеп, онлайн рәвештә эшли дә башладым. «Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә», – диләр бит. 2021 елда мин кабат чит илгә китәргә карар кылдым. 

– Бу юлы инде язмыш йомгагың кай якларга тәгәрәде?

– Бер үк вакытта Европа һәм Азиядә урнашкан кояшлы Төркиягә. Бүген инде әлеге кунакчыл илдә булмаган һәм Урта диңгездә коенмаган кеше сирәктер. Кемнәрдер анда җәен генә түгел, хәтта кышын да барып ял итеп кайта. Минем дә шулай кар-бураннардан арынып, башка климатта яшәп карыйсым килде. Өстәвенә, бу эшем өчен дә кулай иде. Халкыбызның әлеге илдә ял итәргә яратуы берәүгә дә сер түгел. Клиентларга исә үзең күргән, үзең булган җирләрне тәкъдим итү, киңәшләр бирү күпкә җиңелрәк бит. 

– Белгәнемчә, биредә тормыш итү дә артык кесәгә сукмый.

– Әйе, 2021 елда, мин бирегә килеп яши башлаганда, бер бүлмәле фатирны арендага алган өчен Чаллыдагы кебек акча түлисе иде. Яшәү урынын шул ук интернет аша таптым. Ул үзебезнең Түбән Кама кызыныкы булып чыкты. Кайчандыр ул Анталиядә торак сатып алган да үзе яшәмәгән вакытларда шулай башкаларга арендага биреп тора башлаган. Биредә азык-төлек тә артык кыйммәт түгел. Аеруча җирле халык җитештергәне. Үз бакчаларында өлгергән яшелчә, җиләк-җимешне алар һәр җомга саен махсус билгеләнгән базарларга сатуга алып чыгалар. Анда, мисал өчен, бакча җиләген, төче чияне килограммын 80-100 сумнан гына алырга була. Бездә исә, үзегез беләсез, 300-400 сумнан да ким түгел. Кием-салым да биредә бермә-бермә очсыз. Ә менә көнкүреш техникасын, шул ук смартфоннарны, компьютер техникасын, суыткыч яки телевизорларны бездә алуы кулайрак. 

– Барысы да шулай ал да гөл генәме, әллә инде күңелеңне кайтарган яклары да бармы?

– Ошамаган ягы бер генә – ул да булса кышкы айларда фатирларда җылы булмау. һава торышы артык түбән төшмәгәч (кичләрен +1...+5, көндезен +12...+15), күрәсең, биредә үзәкләштерелгән җылылык системасын кирәксенмәгәннәр. Андый көннәрне инде безгә кондиционерлар ярдәмгә килә. Тик алар, белгәнебезчә, бүлмәдәге һаваны корыта, шунлыктан артык озак кулланып булмый. Менә шушы үзенчәлеккә өйрәнә алсаң, биредә яшәү оҗмахка тиң. 

– Җирле халык белән аңлашылмаучылыкка юлыкканың булмадымы. Килүчеләрне ничек кабул итәләр?

– Барысы да үзеңне ничек тотуыңа бәйле. Тора салып берәү дә килеп бәйләнми. Туристлар бит алар өчен акча чыганагы. Моны биредәгеләр яхшы аңлыйлар һәм читтән килүчеләр белән һәрвакыт уңай мөгамәләдә булырга тырышалар. 

– Бу гына да түгел, ара-тирә безнең туташларның йөрәкләрен дә «урлыйлар» әле. Үзеңнең мәхәббәт тарихын да сөйләп үт инде, Гөлшат.

– Әйе, яраткан һөнәрем мине үземә тиң насыйп ярым белән дә кавыштырды. Аның белән без әлеге дә баягы шул интернет аша таныштык. Ул минем социаль челтәрдәге аккаунтымны күзәтеп барган һәм көннәрдән бер көнне хәбәр язарга батырчылык иткән. Мин исә, билгеле, шундук егылып төшмәдем (көлә), бераз ялындырып җавап язмый тордым. Әле ул чакта төрекчә дә белми идем. Телефондагы кушымта ярдәме белән генә аңлаша идек. Аннары инде күрешеп аралаша башладык. Шул рәвешле әкренләп телне дә үзләштердем. Холыкларыбызны, эчке дөньябызны өйрәнгәч, без инде бер-беребезгә туры килүебезне аңладык һәм мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерергә карар кылдык. 

– Әти-әниең бу адымыңны ничек кабул итте?

– Төрекләр – алар бит безнең тугандаш халкыбыз. Без барыбыз да бер тамырдан, бөек тарихлы, кунакчыл, тыйнак, тырыш кавем кешеләре. Телебез дә, динебез дә уртак. Шуңа да алар төрек кешесенә кияүгә чыгуыма каршы килмәде. Әйтергә кирәк, Фурканның якыннары да безнең мөнәсәбәтләргә аяк чалмады. Татар киленен бик җылы кабул итте. 


– Тормышыңдагы бу үзгәрешләр эшеңә комачау итмәдеме? 

– Киресенчә. Мин ике куянның койрыгын бергә тоттым дияргә була (көлә). Хәләл җефетем миңа төрле яклап ярдәм итәргә алынды. Аның белән без Төркиянең күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәеп матур урыннарын өйрәнә башладык. Әлеге дә баягы бу берьяктан күңел өчен булса, икенче яктан һөнәри тәҗрибә туплау өчен дә ныклы нигез бит. Киләчәктә мин шундый гадәти туристик маршрутларга кермәгән урыннарны туплап, махсус авторлык турлары оештырырга да телим әле. Шуңа да, кайда гына булсак та, барысын да фотога теркәп, көндәлегемә язып барам. Бүгенге көнгә инде без Стамбул, Чанаккале, Айвалык, Измир, Чишмә, Алачати калаларында булдык. Милләттәшләребез ял итәргә яраткан Бодрум, Мармарис җирлекләрен дә тулысынча карап чыктык. 

– Гөлшат, ә тормыш иптәшең үзе нәрсә белән мәшгуль. Һәрвакыт шулай синең белән йөрергә җай табамы?

– Аллаһка шөкер. Ул үз-үзенә хуҗа, эшмәкәр кеше. Аларның элек-электән килгән гаилә бизнеслары бар. Анталиядә шәхси ресторан тоталар. Бирегә еш кына татарлар, руслар да килеп, сыйланып китәләр. Җирле халык та бу урынны үз итә. Хәләл җефетем сөйләвенчә, Анталиядәге иң тәмле бавырны алар әзерлиләр. Кунакка килсәгез, сез дә урап узмагыз, авыз итми китмәгез! (Көлә)

– Аллаһ насыйп истә, ничек тә килергә тырышырбыз, Гөлшат. Ә менә үзең Фурканны кунак итеп, кайнар тавык шулпасы белән сыйларга өлгердеңме әле?

– Әлбәттә, без июль аенда Чаллыда әти-әнием, туган тумачаларым катнашында никах мәҗлесе үткәрдек. Токмачлы тавыш шулпасын, хактан да, бик ошатты тормыш иптәшем. Моннан тыш, әле ул бәлештән дә «телен йотты» (көлә). Пилмән белән борщка да битараф калмады.

– Республикабыз, илебез тагын кай яклары белән әсир итте төрек киявен?

– Ул мәркәзебез Казанга гашыйк булды. Аның архитектурасына, тарихи объектларына, чисталыкка, төзек урамнарына сокланып йөрде. Әле мин аны Мәскәү, Санкт Петербург шәһәрләренә дә экскурсияләргә алып бардым. Ул: «Ничек инде шундый матур калаларны ташлап, чит якларга китәргә була?! Биредә бит тормыш итү өчен бар шартлар да булдырылган», – дип гаҗәпләнеп йөрде. Җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче кеше буларак аның бер генә нәрсә күңелен кайтарды: «Кафе-рестораннарыгыз башка биналардан аерылып, күзгә ташланып тормый», – диде. 

– Кем белә, Аллаһ боерса бәлкем әле үзегез дә Татарстаныбызга кайтып берәр матур туклану урыны ачып җибәрерсез.

– Әлегә андый планнарыбыз юк. Тормышыбызны Төркия белән бәйләргә уйлыйбыз. Әйткәнемчә, һөнәри яктан тагын да үсәсем, шәхси агентлыгымны ачасым килә. Турлар кирәк булса, кыенсынмагыз, мөрәҗәгать итегез. Еракта торсам да, онлайн хезмәт күрсәтәм. Һәркайсыгызның күңеленә хуш килерлек ял мизгелләре бүләк итәргә әзермен. 

– Әңгәмәбез соңында, турагент буларак, берничә киңәш тә биреп үт әле?

– Җылы якларга турлар сайлаганда без, гадәттә, отзывлар укый башлыйбыз. Интернетта шундый сайт та бар хәтта. Әмма дә ләкин мин бөтен фикерләргә дә ышанып бетмәскә киңәш итәр идем. Чөнки аларны, теге яки бу отельнең кушуы буенча, махсус билгеләнгән кешеләр дә язарга мөмкин. Шуңа да иң элек агентыгызның тәкъдименә колак салыгыз. Аннары инде акча белән бәйле сораулар да еш яңгырый. Чит илгә барганда инде гадәттә доллар яки евро белән барырга кирәк. Пластик карталарның бүген UnionPay түләү системасына кушылганнары гына эшли. Моны исегездән чыгармагыз.

– Гөлшат, шундый эчтәлекле һәм кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт. Барлык уй-хыялларың тормышка ашсын. Үз эшеңнең остасы, сөекле тормыш иптәше, милләтебезнең асыл кызы булып гомер ит. 

Илшат Солтанов сөйләште
Фотолар Гөлшат Авзаловадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев