Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Төшенкелеккә бирелергә ирек бирмибез»

Чаллыда «СВО ветераннары Шәһәр Советы» ассоциациясе оешуына 5 ай була. Шушы вакыт эчендә әлеге үзәккә дистәләгән хәрби мөрәҗәгать иткән.

Хәтта әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә килә икән. Аларны нинди сораулар борчый? Проблемалары ничек хәл ителә? Ассоциация рәисе, полковник, Шәһәр Советы депутаты Шамил Әюпов белән әңгәмә кордык.
– Ассоциация алдында бүген нинди бурычлар тора?
– «СВО ветераннары Шәһәр Советы» ассоциациясе хәрби операциядән кайткан хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан оештырылды. Без консультация бирәбез, юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәбез. Үзебезнең юристыбыз, белгечләребез бар. Алар хәрбиләргә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына да ярдәм итәләр. Ассоциациядә психиатр, психолог та эшли. Читтән психологларны да җәлеп итәбез. Төп бурычыбыз шул. Моннан тыш, хәрбиләрне эшкә урнаштыру максаты куела. СВОдан кайтучыларның күбесе инвалидлар. Аларга эшкә урнашуы авыр.

– Бу юнәлештә ничек эш алып барыла?
– ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов белән берлектә «Союзники» проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында хәрбиләр яңа һөнәр үзләштереп, эшкә урнаша алалар. Проектның кураторы – Тимур Нусратов. Беренче төркем укып чыкты инде. Хәзер икенчесен туплыйбыз. Эшебезнең өченче бурычы – үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында шәһәребездә батырлык дәресләре үткәрелде. Уку елы башланганнан бирле көн саен диярлек мәктәп, көллият, институтларда «Батырлык дәресләре» уза. Чаллы дәүләт педагогика университетында патриотик тәрбия үзәге ачылды. Аларга экспонатлар белән ярдәм иттек.

– Эш табарга ярдәм итәбез, дисез. Хәрбиләр кем булып эшкә урнашалар?
– Механиктан алып, логист, программистларга кадәр. Логистлар өйдән дә эшли алалар. Алар «Союз-Регион», «КАМАЗ» кебек зур предприятиеләрдә генә түгел, кече оешмаларга да урнашалар. Эшне мәшгульлек үзәге ярдәмендә дә, үз каналларыбыз аша да эзлибез. Беркемне дә игътибарсыз калдырмыйбыз.

– Ассоциациягә ярдәм сорап килүчеләр күпме?
– Көненә 10–15 кеше килгән чаклар да була, 2–3 хәрби генә мөрәҗәгать иткән вакытлар да бар. Төрлечә.

– Аларны нинди сораулар борчый?
– Госпитальдән яралану турында белешмә, увольнение алдыннан һәм аннан соң түләүләр булмавы белән бәйле сораулар, иминият түләүләре, инвалидлык алу... Сораулар күп. Инвалидлык билгеләү, хәрби имгәнү, гомуми авыру кебек төшенчәләр бар. Мондый очракта юрист белән ачыклык кертәбез. Проблеманы хәрби комиссариат, шәһәр хакимитяе, хәрби частьларга запрослар аша хәл итә алмасак, судка, башка инстанцияләргә чыгарга туры килә.

– Ассоциациянең тантаналы ачылышында Чаллы мэры Наил Гамбәрович: «Кайткан хәрбиләрне үз мисалыгызда гадәти тормышка кертеп җибәрегез», – диде. Төшенкелеккә бирелгән егетләр күпме?
– Хәрби операциядән яраланып, ампутация белән кайткан ир-егетләрдә «алга таба ничек яшәргә?» дигән сорау килеп туа. Бер хәрбиебез белән шулай булды. Үз-үзен кулга алырга ярдәм иттек. Бүген ул «Батырлык дәресләре» үткәреп йөри. Аны эшкә урнаштырырга уйлыйбыз. Без Тимур Нусратов белән икебез дә бит икенче төркем инвалидлар. Аның тәнендә әле дә ике кыйпылчык бар. Безгә карап кына да үрнәк алырга була.

– Үзегез турыда да сөйләгез әле. Сез СВОга ничек эләктегез?
– Мин Свердловск хәрби училищесын тәмамладым. Өлешчә мобилизация игълан ителгәндә пенсиядә идем. 2022 елның октябрендә чакыру алдым, 6 ноябрьдә РФ Оборона министрлыгы приказы белән мине мотострелковый полк командиры итеп куйдылар. Казанда формалаштырып, ай ярым өйрәнүләр узып, декабрьдә Ватан алдындагы бурычыбызны үти башладык. 2023 елда сәламәтлегем буенча отставкага җибәрделәр.

– Нинди максатларга ирешергә уйлыйсыз?
– Ассоциация тирәсендә башка ветераннар оешмаларын да берләштерәсебез килә. Мисал өчен, десантчылар, танкчылар һәм башка гаскәрләр ветераннары, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы бар. Күрше район хәрбиләрен дә кабул итү максаты тора. Әйтик, Чаллыда теркәлү урыны булып, үзе Тукай районында яшәсә, ул үзен ялгыз итеп хис итәргә тиеш түгел.

– Димәк, күрше районнардан да кабул итәсез.
– Бөтенесен дә. Алар безнең хәрби туганнарыбыз. Аларның гаилә әгъзаларын да игътибарсыз калдырмыйбыз. Дезертирларның әти-әниләре дә, СВОда хезмәт итүче егетләрнең хатыннары да килә. Гадәттә, госпитальдә яраланган ирләренең хәлләре белән кызыксыналар. Элемтәгә чыкмасалар, хәбәрсез югалган булып саналсалар да, борчылып киләләр. Үзебезнең каналлар аша хәрбиләрнең кайда булуын ачыкларга тырышабыз.

– Ассоциациягә мөрәҗәгать иткән егетләр белән һәрчак элемтәдә торасызмы?
– Без алар белән даими очрашып торабыз. Төшенкелеккә бирелмәскә, җәмгыять тормышында катнаштырырга тырышабыз. Дин әһелләре дә ярдәм итә. Әле күптән түгел генә көрәш һәм атыш буенча бәйгеләр оештырдык. Хәрбиләребез шәһәр, төрле оешмалар оештырган чараларда да актив катнаша.

– Совет гуманитар ярдәм дә җыеп җибәрә дип беләм.
– Бу темага бик сөйләргә яратмыйм. Ул йөрәктән булырга тиеш. Аның белән мактану дөрес түгел. Шундый әйтем дә бар бит: «Яхшылык тыныч кына эшләнә, калганы – театр».

Әңгәмәдәш – Лилия Хәбибҗанова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИТМ СВО ветераны