Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Төштән соң майлы ашарга ярамый...»

Сез кибет яннарында үз бакчасының нигъмәтләрен сатып утыручы әбиләр яныннан битараф үтә аласызмы?

Аласы әйбер булмаса да, кайчакта ирексездән алар ягына атлыйсың. Ник дигәндә, алардан ниндидер рәхәт, тыныч энергия бөркелеп тора. Сатыла торган һәр мунчаласына, һәр кайнатма банкасына аларның җан җылысы салынган сыман.
Буш вакытында җиләк-җимеш җыеп, шуларны үз куллары белән эшкәрткән, оекбашлар бәйләгән кеше икенче төрле була да алмый – алар һәр көнне файдалы итеп уздырырга өйрәнгән.
Бу юлы да «Октябрьский» сәүдә үзәге янында тезелешеп утырган әбиләр янына тукталдым. Каен суы эзләп баруым иде. Сораштыра башлагач, бер әбекәй, мине сагалап: «Ашыкмагыз, кызлар, иртә әле. Бүген монда берәү сатып утыра иде инде, әмма ул су узган елгы, туңдырып сакланганга охшаган, өсте дә болганчыграк иде. Берүк карап алыгыз, агулана күрмәгез!» – дип, бөтен игътибарны үзенә алды.
Бите инде язгы кояшта кызарып өлгергән, теле телгә йокмый... Кечкенә генә өстәленә бөтен дөнья сыйган: чәйгә сала торган хуш исле үләннәр, какларның төрлесе, кабак төше, банка-банка яшелчә салатлары, кабарып торган мунчалалар, себеркеләр... Биредә хәтта балан кагы да бар! Бу җимеш көзен бөтен җирдә булса да, аны җыеп, как ясап ятучылар аз хәзер. Плитәдә түгел, ишегалдында, үтәли җилдә җәеп киптергән ул аларны. Димәк, бу каклар авылның саф һавасын һәм кояш нурын сеңдереп кипкән.
Әбекәйнең һәр үләне үз урынында, пөхтә итеп пакетларга салынган. «Кан басымым югары, бу үлән тагын да күтәрмәсме?» – дип сорады сатып алучыларның берсе. Әбекәй, чын табиб сыман, шунда ук диагнозын да куеп бирде: «Хондроз бит бу синең, муеның тыгылган. Кан йөреше тоткарлангач, ул оеша да басымны күтәрә. Муеныңны, җилкәңне каты итеп ышкырга кирәк. Әнә, минем мунчалалар белән мунчада яхшылап ышкысаң – чирең калмас!» – дип, киңәшен дә биреп куйды.
Аның өстәлендәге кура җиләге яфраклары да гади түгел – аларны ул җиләге белән бергә киптерә. «Бу бакчаныкы түгел, урманныкы. Урманда үскәне файдалырак, тик анда кычыткан күп, җыюы авыррак», – дип сөйли ул. «Еланнардан курыкмыйсызмы?» – дип сорагач, әбекәй: «Еланга тимәсәң, ул да сиңа тими», – дип кырт кисте.
Чәй кайнатуның да үз сере бар икән. Мөнирә апа үзе 12-13 төрле үлән кушылган чәй эчә. «Йөрәккә – бөтнек белән тукранбаш, салкын тигәндә – чабрец (кыр мәтрүшкәсе) бик яхшы. Чәйнеккә үләннәрне салгач, аны плитә өстендә әзрәк кабартып алырга кирәк. Аннары болгатасың да яңадан кайнаган су өстисең. Иртән чәйне сөт белән эчсәң, шундый тәмле була!» – дип, чәй ясау технологиясен дә аңлатып үтте.
Бу сатучы әби никадәр матур сөйләсә дә, үзенең исемен дә, яшен дә әйтергә теләмәде. «Минем яшемне бер Аллаһ белә дә, бер мин беләм. Кешегә яшь сөйләп йөрим ди менә тагын?» – дип кенә куйды. Чама белән 80 яшь тирәсе дип уйлап куйдым үзем. Ул җәй буе Мамадыш якларындагы авылында яши, кышын гына Чаллыга килә. Җәй җитсә, урман-кырдан кайтып керми, табигать нигъмәтләрен җыеп калырга тырыша.
Әбекәй бакчасына 40 чиләк бәрәңге утырта икән! «Трактор белән эшкәртәсезме?» – дип соравыма: «Нинди трактор! Үзем йөрим, үзем казыйм. Тик урыныңда утырсаң, чирлисең ул. Гел хәрәкәттә булырга, аякларны җылыда, билне шәл белән бәйләп тотарга кирәк. Шулчак чир-чор кагылмас», – дип җавап бирде.
Көз җиткәч, әбекәй иртәнге якта «базар»га эшкә барган кебек чыга. Ике тәгәрмәчле арбасына товарларын төяп, иптәшләре янына ашыга. «Бабай чирләбрәк тора, мине озата алмый. Аны өйдә аш пешерергә өйрәттем: сөякне озак итеп кайнатып, шулпа әзерләп тора. Үзем ипи яратам – Юнысовның кара ипиен чәй белән ашасаң, шуннан да туклыклы ризык юк. Иртән сөтле чәй эчәм, төштән соң майлы ашарга ярамый, сөтсез генә эчәм», – дип, үзенең көндәлек тормышы белән таныштырды. «Без – авыл баласы, чын эшче, хәерчеләр, үзебез эшләп тапмасак, акча каян килсен? Әле сатып утырганда кулларым тик тормый минем – оекбашлар бәйләп утырам. Әллә ике яшибезме, һәр көнебез санаулы, вакытны бушка уздырырга ярамый. Дөнья үзе шулай яшәргә куша, менә бүгенге керем миңа җитә, хәзер кайтып китәм», – дип, ул үзенең тырышлыгын гадилеккә генә кайтарып калдыра. Тик бу гадилек артында искиткеч зур көч һәм яшәү дәрте ята.
Менә шундый әбиләр – безнең чын тарихыбызны, традицияләребезне саклаучылар. Аларның һәрберсе – зур бер китап. Үтеп барганда нидер тәкъдим итсәләр, узып китмәгез, берничә минут булса да сөйләшеп торыгыз. Сез алардан бары тик табигый продукт кына түгел, ә гомерлек зирәклек һәм җылылык та алырсыз.
Гүзәл Шиһапова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйбрәтле тормыш киңәш-табыш