Яңалыклар тасмасы
Тоташ яллар көтә
2018 елда ял көннәренең күчерелү тәртибе билгеле булды. РФ Хезмәт министрлыгы раслаган календарьдан күренгәнчә, киләсе елның 6 һәм 7 гыйнвар яллары (ягъни шимбә-якшәмбе), рәхәтләнеп тоташтан ял итү өчен, 9 март белән 2 майга күчереләчәк.
Ә шимбә көннәргә туры килгән 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьләрдә эшлибез дә, алар өчен дүшәмбеләрдә, ягъни 30 апрельдә, 11 июньдә һәм 31 декабрьдә ял итәчәкбез. Шул рәвешле, 2018 елда без 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр (10 көн), 23-25 февральдә (өч көн), 8-11 мартта (дүрт көн), 29 апрельдән 2 майга кадәр (дүрт көн), 9 майда, 10-12 июньдә (дүрт көн) һәм 3-5 ноябрьдә (өч көн) ял итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев