Товарга күрсәтелгән бәя белән кассадагысы туры килми
Бу очракта нишләргә?
Алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге кайнар линиясе телефонына кассада икенче бәя булуга зарланып еш шалтыраталар.
Кибетләрдә күрсәтелгән бәянең касса чегында күрсәтелгән бәягә туры килмәве аркасында конфликтлы хәлләр чыга. Сатып алучыны аңлап та була - зал хезмәткәрләренең бәяләрне алыштырырга вакыты җитмәгәнлеге кулланучыны борчырга тиеш түгел.
Бу очракта сәүдә хезмәткәрләренә конфликтка кермәскә, барысын да закон нигезендә хәл итәргә кирәк. Сатып алучының хокукларын Россия Федерациясенең Гражданлык кодексы, шулай ук РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы яклый.
Закон нәрсә ди?
Закон буенча, кибеттә товар сату – ул ачык килешү. Бу нәрсә дигән сүз?
• Бәяләр барлык сатып алучылар өчен бердәм булырга тиеш (ташламалыларны санамыйча).
• Кибет һәр теләгән кешегә товарны сатырга бурычлы.
• Сатучы сезгә товар турында дөрес мәгълүмат бирергә, шул исәптән аның бәясен дә әйтергә тиеш.
• Әгәр кибет дөрес булмаган бәя күрсәткән һәм сезгә зыян килгән икән, аны кибет капларга тиеш.
Нишләргә?
Башта тыныч кына хәл итәргә тырышыгыз. Администраторны чакырыгыз, аның белән сөйләшегез. Законда язылганча, үз хокукларыгызны яклагыз. Күпчелек кибетләр сатып алучыларга каршы килми.
Закон шулай ук бәянең бик мөһим мәгълүмат булуын әйтә. Дөрес булмаган бәя аркасында килеп чыккан проблеманы кибет 10 көн эчендә хәл итәргә тиеш.
Әлеге кагыйдәләрне шәһәрдәшләребез белеп торсын өчен алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре кибет территориясендә кулланучыларга актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратты. Кулланучы хокуклары турында тагын да күбрәк белергә теләсәгез, Чаллының Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линиясенә шалтырата аласыз: 8(8552)71-43-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев