Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе һава торышының кискен үзгәрүе турында хәбәр итә

22 февраль көнне Татарстан Республикасында көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр булган, ә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җиткән һава торышы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык.

Катлаулы метеорологик шартларда шоферлар хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан сак булырга, бигрәк тә каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыкмаска кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. 

Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күренмәү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы