ТР Экология министрлыгы су объектларын онлайн-мониторинглау системасын эшләүдә катнаша
Су объектлары мониторингы нокталары саны буенча республика ил төбәкләре арасында алда бара.
ТР Экология министрлыгында су пробалары алына торган су объектларын мониторинглауның 261 ноктасы исәпләнә. Республика бу күрсәткеч буенча ил төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
«Безне, барлык су объектларын онлайн режимында мониторинглау схемасын эшләү өчен, Россия Табигать министрлыгының эш төркеменә керттеләр. Бу реаль вакыт режимында суга нәрсә ташланганын күрү өчен кирәк. ТР Экология министрлыгында эшләнгән эш, бу тәҗрибәне башка субъектларда да таратырга нигез итеп алынды", - диде ул.
Әйтик, 2021 елда «Водоканал»МУП чистарту корылмаларын реконструкцияләү планлаштырылган. Проект-смета документациясенә лаборатория булдыру кертелгән, анда онлайн режимда барлык датчиклардан күрсәткечләр киләчәк. Нәтиҗәдә, экологлар үз серверында суга нәрсә ташланганын күрәчәк. Хәзерге вакытта табигатьне саклау ведомствосы республиканың су объектларына 38 химик матдә буенча чыгаруларны күзәтә.
ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, су объектларына мониторинг нокталары республиканың төрле районнарында урнашкан. Су пробалары сәнәгать предприятиеләреннән ерак түгел һәм агынты сулар ташлана торган урыннарда алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев