ТР Президенты «ШАЯН ТВ» студиясенә кунакка килде
Рөстәм Миңнеханов «ШАЯН ТВ» телеканалы алып баручыларының Яңа ел теләкләрен үтәде.
2018 елның 12 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы шартларда татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган беренче балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Бүген исә, ике елдан соң, республика Президенты янә «ШАЯН ТВ» студиясенә килде. Шушы вакыт эчендә канал үсте һәм үзгәреш кичерде. Ул күп кенә бүләкләр һәм җиңүләргә лаек булды, дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал эфирга чыкты, әле күптән түгел камерага куркып кына караган балалар исә үз эшенең чын осталарына әверелде, диелгән хәбәрдә.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев