Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты шәһәр мэры Наил Мәһдиевка кисәтү белдерде

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның шәһәр мэры Наил Мәһдиевка Яшьләр көнендә коронавируска каршы таләпләрнең үтәлмәве өчен кисәтү белдерде.

Наил Гамбәрович моны гадел дип бәяләде. “Мэрга карата халыктан да, югарырак җитәкчелектән дә кисәтүләр еш була. Аларны кабул итү, хаталарны төзәтү – җитәкченең бурычы”, - диде шәһәр башлыгы журналистларның бу хактагы соравына җавап итеп. Ул киләчәктә шәһәрдә масскүләм чаралар уздырганда ковидка каршы таләпләрне үтәү көчәйтеләчәген әйтте. “Яшьләр көнендә дә трибуналарда бер урын аша утырту каралган иде. Әмма халыкның озак вакытлы тәнәфестән соң мәйданга агылып килүе көтелмәгән хәл булды. Сезгә беркем дә 100 мең кеше килгән чарада социаль дистанцияне ничек сакларга дигән сорауга җавап бирмәячәк. Минемчә, Роспотребнадзор белгечләренең дә моңа җавабы юк. Ничек кенә катлаулы булса да, киләчәктә мондый җитешсезлекне булдырмаска кирәк”, - дип ышандырды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар