ТР Рәисе: «Әлеге йортта балалар күбрәк булсын иде»
«КАМАЗ»ның аренда йортларын кулланылышка тапшырдылар.
Чаллыда "КАМАЗ" микрорайоны барлыкка килде. 78нче комплекста төзелгән алты йортның өчесен кулланылышка тапшырдылар. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 78/01, 78/02 һәм 78/03 йортлары «КАМАЗ»да, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр һәм ятим балалар өчен каралган.
«Фатирлы, өйле булу – ул бәйрәм. Төзүчеләргә, торак фондына, Серей Анатольевичка (Когогин – ред.) рәхмәтләремне әйтәсем килә. Әлеге йортта балалар күбрәк булсын иде дигән теләктә. Демография буенча динамика әзрәк тискәре. Бу фатирлар автогигантта кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә дә ярдәм итәчәк. Гаиләләр киләчәккә ышаныч белән караячак, балалар табачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
78нче комплекста аренда йортларын 2023 елда төзи башладылар. Проект ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды һәм «КАМАЗ» җәмгыяте тарафыннан тормышка ашырыла.
Кулланылышка тапшырылган йортлар 18 катлы. Һәммәсендә 179 фатир. Бүген үк яши башларга була. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Көнкүреш техникасы, мебель – барысы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев