ТР Рәисе автогигант коллективына орден тапшырды
Тантаналы чара Орган залында бара.
«КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре автогигант төзелүнең 55 еллыгын билгеләп үтәләр. Бу минутларда Орган залында юбилейга багышланган тантаналы чара бара.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллективка «Фидакарь хезмәт өчен» Орденын тапшырды. Россия дәүләт бүләген «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин алды.
«Бу уникаль проект Советлар союзында тормышка ашырылды. Автогигант янгын, икътисадый кыенлыклар кичерде. Кыенлыкларга карамастан ул дөнья күләмендә танылган автомобильләр чыгара. Республика автогигантка ярдәм итте һәм киләчәктә дә ярдәм итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Җавап сүзендә Сергей Когогин КАМАЗның дөнья күләмендә танылуында коллективның ролен ассызыклады.
«Нинди генә эшкә алынсак та, ул тормышка аша. Безнең КАМАЗ һәрвакыт беренче. Үзебезнең исем белән горурланам. Коллектив Россия Федерациясе орденына да лаек булды», – диде ул.
Бүгенге көндә 34 мең кеше эшли торган коллектив хезмәткәрләрен РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да котлады.
«Мин күптән түгел махсус хәрби операция зонасыннан кайттым. Хәрбиләр сезгә җиңүне якынайтуга керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтергә куштылар. Мин автогигантның үсешен, һәр гаиләгә тынычлык телим», – дип изге теләкләрен җиткерде.
«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Игорь Завьялов КАМАЗны Ростехның иң якты йолдызларының берсе дип бәяләде.
Фото: «КАМАЗ» ГАҖның телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев