Тракторчы Таһир Мәксутов: "Без мондый кыенлыклар күргән инде"
Яңалыклар тасмасы

Тракторчы Таһир Мәксутов: "Без мондый кыенлыклар күргән инде"

– Без мондый кризисларны күп күрдек инде. Аллаһка шөкер, мин эшли торган предприятие уңышлы эшли.

Быелгы кыенлыкларны да җиңәрбез дип уйлыйм. Без җәй көннәрен авылда яшибез. Бәрәңге, яшелчәләр утыртабыз, җиләк-җимеш үстерәбез. Димәк, ач булмаячакбыз. Авылда үскән кеше буларак фикерләрем түбәндәгечә: авылларны торгызырга кирәк. Фермалар төзеп, мал асрасак, кырларга иген чәчсәк тормыш җайланачак. Яшьләр дә авылда калачак. Әти-әниләребез чит ил ризыклары ашамыйча яшәделәр бит. Табигый ризыклар белән тукланып, физик эш эшләгәнгә сәламәтлекләре нык булды. Татарстаныбызда бөтен нәрсә җитештерелә, завод-фабрикаларга ярдәм итәргә генә кирәк. Өметсезлеккә бирелергә кирәкми: мондый кризислар кешеләрне ныгыта, булганның кадерен белеп яшәргә өйрәтә, - ди Таһир әфәнде. 

Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрос

Нет комментариев