Трамвай кондукторы вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Трамвай кондукторы вафат булган

8 март көнне 44 яшьлек трамвай кондукторы үлгән. Әлеге хәл Сидоровка поселогының соңгы тукталышында була.

Кондукторның хәле кинәт кенә начарлана һәм ул трамвай йөртүчедән ашыгыч ярдәм чакыртуны сорый. Ләкин бригада килгәнче хатын-кыз үлә.

Моның сәбәбен судмедэкспертлар әйтәчәк.

Сүз уңаеннан, Чаллыда шушы көннәрдә 35 яшьлек трамвай йөртүче 82 яшьлек әбине бәрдереп үтергәнен язган идек. Аны моннан укый аласыз. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев