Түбән Кама сусаклагычынан 1,5 мең тонна ком чыгарганнар
Нинди җәза биргәннәр?
Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Түбән Кама сусаклагычындагы елгадан законсыз рәвештә ком алучы йөзү кранын ачыклаган. Эшмәкәрлек лицензиясез алып барылган, техника 1,5 мең тоннадан артык ком чыгарган. Экологиягә китергән зыян 320 мең сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Экология министрлыгы дәгъвасын тулысынча хуплады һәм хокук бозучы юридик затка әйләнә-тирә мохиткә салган зыянны түләргә йөкләде.
Моннан тыш, җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдаланган өчен предприятиегә 800 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Апелляциядән соң штраф 30 меңгә кадәр киметелгән, әмма кассация экологлар позициясен хуплаган һәм 400 мең сумга штраф билгеләгән.
Нәтиҗәдә, хокук бозучы 720 мең сум түләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев