Түбән Камада йортка БПЛА һөҗүм иткән
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада йортка БПЛА һөҗүм иткән

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңлатма бирде

«Бүген иртән республиканың Чулман аръягы (Закамье) төбәгенә дошман пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) тарафыннан массакүләм һөҗүм ясалды. 

Минем кушуым буенча, вакыйга урынына республика Премьер-министры юл тотты. 

Һөҗүмгә дучар булган предприятиеләр зыянны оператив рәвештә бетерә. Җитештерү процесслары туктатылмады. Барлык кирәкле хезмәтләр урыннарда эшли. 

БПЛАларның берсе торак йортка бәрелде. Йортта яшәүчеләр эвакуацияләнде. Хәзерге вакытта якындагы лагерь базасында вакытлыча урнаштыру пункты әзерләнә. Зыян күргән өч кешегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Минем кушуым буенча, район җитәкчелеге һөҗүмнән килгән зыянны бетерү һәм эвакуацияләнгән кешеләр өчен тиешле шартлар тудыру (кайнар ризык, су, медицина ярдәме оештыру) буенча эш алып бара».

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БПЛА БПЛА режимы

Нет комментариев