Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Туган телгә җан өрәсе иде...»

Шәһәребезнең күренекле шәхесе Факил Сафинга - 70 яшь.

Язучының хезмәтен тиешенчә вакыт кына бәялидер, мөгаен. Кайбер каләм иясенең эшен колачлап бетерерлек түгел. Төрле жанрда һәм актив иҗат итүе өстенә, ул җаваплы вазыйфалар биләүче җитәкче, оештыручы, хезмәттәшләрен әйдәп баручы, эшкә, иҗатка дәртләндерүче остаз, зирәк киңәшче, җәмәгать эшләренә дә өлгерә, Аллаһ тарафыннан бирелгән санаулы вакытын, көч-җегәрен, акыл-зиһенен жәлләмичә, башкалар хакына бихисап эшләр дә башкара. 

Безнең арабызда да нәкъ шундый күренекле шәхес яши: Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, А.Грибоедов, Ш.Маннур, И.Юзиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара дипломнар иясе, күренекле әдип Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин ул.

«Факил тотынса, эшли инде ул!»
Һәр эшкә гаҗәеп дәрәҗәдә җаваплы, җитди карый, эшне ахыргача башкармыйча туктамый, нәтиҗәле итеп, элгәрләр әйткәнчә, коеп куя. Айдар Хәлимнән берничә тапкыр ишеткәнем бар: «Факил тотынса, эшли инде ул!» Гаять тәнкыйди зәвыклы зур әдиптән тагын кемнәр генә шушындый бәя алды микән? Ничек сокланмыйсың, һәр эшен үзе өчен түгел, башкаларга игелекле булсын дип тирәнтен уйлап, матур итеп башкара Факил абый. Холкына килсәк – барыбызның күз алдында, бернинди ясалмалык юк, бер карасаң – җитди, бер карасаң – шаян, шук та сыман, җор телле. Юкка-барга тавыш күтәреп, кабарынып йөрүне җене сөйми. Гомер буе катлаулы һәм җаваплы вазыйфалар башкарган каләмдәшем бер генә эшне дә авырыксынып эшләмәде, һәрчак көләч, һәркемгә дустанә, кирәк чакта ярдәм кулы суза, аның игелеген күрмәгән каләм әһелләре сирәктер. Кайберәүләр кебек, ялган вәгъдәләр биреп, кеше ышандырып йөрми, кемнең кем икәнен бер караштан тоеп ала, шарлатан, көнчел, хөсет бәндәләргә кырыс, андыйларны «үз урынына утыртырга» да күп сорамый. Күңеле бар дөньяга ачык, һәр көннән ямь табып яши, эшли, иҗат итә. Хатынына бер дигән ир, балаларына кайгыртучан әти, оныкларының яраткан «бабаем»нары. 

Механизатордан – мастерга
Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин 1954 елның 2 январенда Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган егет хезмәт юлын колхозда механизатор булып башлый. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, «Мөслим» совхозында комсомол оешмасы секретаре, Иске Карамалы мәдәният йорты директоры булып эшләп, җитәкче буларак тәүге чыныгулар ала. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Бик яшьли аны мәктәп директоры итеп билгелиләр.

1984 елдан Чаллыда яши. Башта КАМАЗның Автомобильләр җыю заводында эшче, бригадир, мастер, соңрак участок башлыгы вазыйфаларын башкара. Баш конвейерда эшләүнең нәрсә икәнен яхшы беләм, Факил Миңнемөхәммәт улы белән нәкъ шушы цехта эшләгәндә юлларыбыз кисеште. Эш барсын, эшчеләр сине санласын, үзара аңлашу булсын дисәң, мастерга тиендәй бөтерелергә, бер минут тынгылык белмәскә, һәр нәрсәне истә тотарга, әйткән сүзеңә хуҗа белергә тиешсең, кирәк чакта үз хезмәткәрләреңне күкрәк киереп якларга да туры килә. Әле автомобиль җыюның технологик процессын биш бармагың сыман белү мәҗбүри (техник яктан наданнарны эшчеләр әллә нинди «кызык» хәлләргә төшерәләр). Эшчеләр коллективында абруй шулай яулана. Ә Факил абыйны эшчеләр хөрмәт иттеләр, аңа чын күңелдән ышаналар иде. Эш дәверендә ул заводның мактау тактасына кертелә, I класслы мастер, ул җитәкләгән коллектив 1988 елда СССР автомобиль промышленносте җиңүчесе дип табыла.

Киң күңелле һәм ярдәмчел
Кайда гына эшләсә дә, ул үз тирәсенә булдыклы команда туплый белү сәләтенә ия, ни генә эшләсә дә аның авызыннан «мин эшләдем» дигәнне ишеткәнем юк. Ул һәр нәрсәне төптән уйлый белә, максатны куя һәм аңа ирешүнең оптималь юлларын таба, кыскача әйткәндә, нык куллы оештыручы. Аның башлангычы белән, аның җитәкчелегендә нинди генә чаралар оештырылмый да, нинди генә проектлар тормышка ашырылмый! Эш үткәч, һаваланып йөрүнең эзе дә юк, бары, канәгатьләнеп, без эшләдек ди. Яшермим, Факил абыйның идеясе, зур булышлыгы, теләктәшләге белән эшләнгән күп эшләрне кайберәүләр, күз дә йоммыйча, мин эшләдем дияргә яраталар. Остазның аның ишеләргә исе китми, билгеле, үзенә бу хакта әйтүчеләр булса, моңа да җавабы әзер: «Әйдә, сөенеп йөрсеннәр, бәлки, чыннан да зур эшләргә тәүге баскычтыр бу канатланулары», – дип куя. Тагын бер гаҗәеп сыйфаты бар аның – гомер юлында кайберәүләрдән үзенә карата шактый «этлекләр» күрде, шул ук кешеләргә Факил абый бүген дә күпме игелекләр эшли. Үчләшүне белми торган, киң күңелле кеше ул.

Матбугат эше
Сиксәненче еллар ахырында, илдә үзгәрешләр чоры башлангач, исеме матбугатта күренә башлаган яшь язучы гомерен тулысы белән иҗатка, милли матбугат эшенә багышлый. 1990 елда «Таң йолдызы» газетасына баш мөхәррир урынбасары булып килә, 1991 елда «Аргамак» журналының әдәбият бүлеге мөдире, соңрак җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә. Мәгариф өлкәсендә зур борылышлар барган чагында «Фән һәм мәктәп» – «Наука и школа» журналын оештырып, биш елга якын шушы журналны җитәкли, басманың абруе бөтен Россиягә тарала. Аннан соң Факил Сафинга «Мәйдан» журналын оештыру эше тапшырыла, 2001-2005 елларда журналның баш мөхәррире булып эшли. «Көмеш кыңгырау» балалар газетасын оештыруда башлап йөрүен әйтмәсәм, дөрес булмас, соңрак ун елга якын газетаның баш мөхәррире дә булырга да туры килде аңа. Матбугат өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәт куйды. Бүгенге көндә дә Милли матбугат үзәге белән тыгыз элемтәдә яши, яшь буын журналистларның таянычы булып тора.

Әдәбиятка – бай тормыш тәҗрибәсе туплап
Факил Сафин әдәбиятка бай тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Үзенең иң беренче әсәрләре белән үк ул укучылар игътибарын, мәхәббәтен яулый. Ул – тирән психологизм остасы, үзенең әсәрләрендә дөнья барышын фәлсәфи аңлатуга ирешкән сирәк язучыларның берсе. Шәкертләренә әйтә торган сүзе бар: «Әдәби әсәр – сәнгать әсәре, һәр язылган әсәр этик яктан да, эстетик яктан да кешенең күңелен җәлеп итәргә тиеш!» – ди ул.

Тормышны җанлы итеп, истә калдырырлык образлар аша чагылдыру осталыгына ия ул. Заманча үткен мәсьәләләрне күтәреп әдәбиятка килеп кергән язучы, «Соңгы көз», «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында», «Шәүлә», «Былбыл оясы», «Тулганай», «Күкләр җиргә тоташкан» дип исемләнгән роман һәм повестьлары, күпсанлы хикәяләре һәм, әлбәттә, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе белән халык күңеленә юл салды. 

Татар әдәбият мәйданында шагыйрь буларак та, прозаик буларак та мәртәбәле урын тоткан, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган (шәһәребездә бүгенге көндә бердәнбер) күренекле әдибебез ул. 1997 елдан башлап, җәмәгать эше тәртибендә, Яр Чаллы язучылар оешмасы рәисе урынбасары йөген тартты. Инде тугыз ел ул берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе. Бүгенге көндә алты дистәгә якын әдипне берләштереп, һәрберсенең иҗатын күзәтеп, киңәшләре белән булышып, аларны кайгыртып яшәүче ул. 

Факил Сафин прозада гына «ат уйнатып» калмый, шул ук вакытта шигърияттә дә төрле жанрларда үзенең ныклы сүзен әйтә килә. Юкка гына Мөдәррис Әгъләмов, Кадыйр Сибгатуллин, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр кебек зур шагыйрьләр аның шигъриятенә игътибар итмәгән. Аның шигырьләрендә милләтебез, халкыбыз язмышы, шатлыклары, әрнүләре, үткәне, бүгенгесе чагыла. «Сәфәр», «Галәм күзе», «Сер» кебек шигырь җыентыклары да тиз арада укучысын тапты. Дөнья әдәбиятында иң катлаулы саналган сонет кебек сирәк жанр да аның кыю каләменә буйсынды.

Чын иҗатчы элгәрләрнең дә әдәби мирасына битараф калырга тиеш түгел. Әдәбият галиме Факил Сафин бу нисбәттән дә байтак хезмәт куйды. 
Факил Сафин балалар өчен дә иҗат итә. Яшь иҗатчыларны барлап, төпле киңәшләр биреп, остаз буларак аларны дәртләндереп тору да әдипнең намус эше. Беренче әдәби түгәрәкне 1975 елда оештырып җибәргән остаз бүгенге көндә дә игелекле хезмәтен дәвам итә, Чаллы Язучылар бүлеге каршында «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләде, соңгы елларда ул яшь иҗатчылар өчен «Иҗат» студиясе оештырды. Өметле каләмгә ия яшьләрне бергә туплап, юнәлеш күрсәтеп, китапларын Татарстан китап нәшриятына тәкъдим итү дә Факил Сафин башлангычы белән тормышка ашырыла. 

Әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителә. «Саташып аткан таң» роман трилогиясе («Заблудившийся рассвет»), «Тулганай» («Лунок») кебек күләмле проза әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителде һәм басылып чыктылар. Шигырьләре, хикәяләре төрек, әзербайҗан, казах, башкорт, немец телләрендә дә дөнья күрде. Үзе дә тәрҗемә эшен чит итми – шактый әсәрләрне русчадан татарчага тәрҗемә итте, үзбәк язучысы Улугбек Хамдамның проза әсәрләрен туры үзбәкчәдән тәрҗемә итеп, татар укучыларына җиткерде. 

Фикерсез язучы була алмый. Һәр язучы әсәренә үз уй-ниятләрен, омтылышларын, күзаллауларын, дөньяга карашын кертә, шулар аша кешенең күңелендә нәрсә дә булса уятырга тырыша. Факил Сафин үзенең «Саташып аткан таң» романында мәрхәмәтле булырга да өйрәтә. «Гөлҗиһан» әсәрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек формалашуын, «Биек тауның башларында» романында әхлак тәрбиясе дә бирергә тырыша. Аның үз халкын тәрбияле, зирәк, зиһенле, дөньяга аек карашлы итеп күрәсе килә. Факил Сафин үзе дә бу хакта ни уйлавын яшерми:
 – Бүгенге чорда да, элекке заманда да, безнең халыкка җиңел булмаган. Яшәешнең күләгәле яклары да, сөендерерлек мәлләре дә була. Ил-чор язмышын җаныбызда йөртеп, халкыбызны ниндидер афәтләрдән саклап, кисәтеп куя алабыз икән, язучының миссиясе шул. Тормышның кара буяу белән генә буялган якларын күрсәтеп, укучыларны гел караңгылык ягына сөйрәп, җәберләп торырга тиеш түгелбез. Шушы дөньяда үзеңне кеше итеп тә, милләт вәкиле итеп тә саклап кала белү серләрен өйрәнергә кирәк. Замана катлаулы, кискен проблемалар хәттин ашкан, әмма язучы укучыда өмет кабызырга тиеш, – диде ул бер әңгәмәдә. 

Җәмәгать эшләре
Факил Сафин иҗатта да сынатмый, җәмәгать эшләрендә дә активлыгын киметми, үзенә тапшырылган хезмәтен намус белән башкарып, гомер тавына менеп килә. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге эшен югары дәрәҗәдә оештырып алып бара, инде ике ел ул Бөтендөнья Татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасын да җитәкли. Бу юнәлештә дә шушы кыска гына арада әллә никадәр эш башкарырга өлгерде. Язучыларның иҗатларын башкаларга таныту, аларны иҗатка дәртләндерү ягыннан да тынгы белми, яңадан яңа проектлар уйлап таба. Аның фатихасы белән күпләр Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителделәр. Мондый хезмәтнең нәтиҗәсе республикага билгеле. Ул үзе дә бу хакта чын күңелдән горурланып сөйли:
 – Яр Чаллы Язучылар бүлеге – бүген республикада иң актив иҗатчылары булган оешма. Монда тәҗрибәле, исем-даннары еракларга таралган язучыларыбызны да, әле әдәбиятка яңа кереп килүче яшь көчләрне дә күрә алабыз. Урта буын безнең бик көчле. Шул ук вакытта мәктәп укучылары белән дә эшләүне дәвам итәбез. Республикакүләм бәйгеләрдә җиңеп чыгучы, грантлар мәсьәләсендә уңышлы эшләүче каләм әһелләре бар. Эшебезне күрәләр. 2023 елның башында Яр Чаллы бүлегенә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев килде һәм «Профит» компанияләре төркеме генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов белән бергәләп (ул безгә һәрвакыт ярдәм итеп килә), үзебезнең эшчәнлекне тагын да активлаштыру, дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре хакында җитди сөйләшү булды. Әлеге сөйләшүләр эзсез калмас дип уйлыйм мин. «Чаллы Икмәге» компаниясе генераль директоры Рафаэль Юнысов, Яр Чаллы сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, үтенечне кире какмыйлар. 

Факил Сафинның шәһәребезнең рухи тормышына керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Аны беләләр һәм таныйлар, еш кына аның белән киңәшләшәләр, фикерләренә колак салалар. Ул туган ягының да патриоты. Мөслим районы белән даими элемтәдә тора, яшь талантларны үстерүгә әһәмият бирә, якташлары белән очраша, чараларда актив катнаша. Үткән ел аңа «Мөслим районының Мактаулы гражданины» исеме юкка гына бирелмәде.

Гомумән, Факил Сафин татар шигърияте һәм прозасы, балалар әдәбияты, публицистикасы мисалында үзенең иҗат мәйданын булдырган каләм иясе, халыкыбызның рухын баетуга, журналистиканы һәм әдәбиятны, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән милләтпәрвәр, олпат әдибебез. Әле ул җанга ятышлы көйләр иҗат итүче үзешчән композитор да. Күпьеллык иҗади-иҗтимагый эшчәнлеге өчен Факил Сафинга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары ордены медале» «Казанның 1000 еллыгына», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, быел «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде. 

Гамь уты халкыбыз күңелен яктыртыр 
Язмамның башына «Туган телгә җан өрәсе иде...» – дип куйдым. Факил Сафинның шигыреннән алынган сүзләр бу. Шул сүзләрне кредо итеп кулына каләм алган әдип үз язмышын милләт язмышы белән бәйләп яшәвен, иҗат итүен дәвам итә. Татар халкына булган ныклы ышанычы аңа илһам бирә. Әдипнең яңадан-яңа әсәрләре укучы күңеленә юл яра. Без аны гомер тавының билгеле бер үренә – 70 яшьлек юбилеена килеп җитүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Каләмдәшебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бөтенлеге, бәрәкәтле озын гомер, иҗат уңышлары телибез. Киләчәктә дә йөрәгендә кабынган гамь уты халкыбызның күңелен яктыртсын, яшәү өчен көч, дәрт бирсен. Аның әсәрләрен укып, үткәннәрдән сабак алырга өйрәник, бүгенгегә дөрес бәя бирик. Яңа әсәрләре язылсын, әдипкә алдагы елларда да укучыларны куандырып, халкыбызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын. 

Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова, И.Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев