Тукай районы Боерган авылыннан Гөлсәрия Шәйхразиеваның берүзенә унике сыер!
Андыйлар турында «дөрләп янган йортка да керер», «чабып барган атны да туктатыр» диләр. Тукай районы Боерган авылында гомер итүче Гөлсәрия Шәйхразиевага да туры килә бу сүзләр.
Боерганга эш белән барганда Гөлсәрия апа турында сөйләгәннәр иде. Ул бик оста итеп чәкчәк тә пешерә, кул эшләренә дә һәвәс икән. Хәтта тирә-як авыл кешеләрен җыеп, милли ризыгыбызны пешерү буенча мастер-класс та оештырган. Анысы бер нәрсә, хуҗалыгында 12 сыер, 1 ат, үгез-таналар, 4 бозау, тавыклар асрый икән. Минем өчен иң гаҗәбе – бу хуҗалыкны Гөлсәрия апа берүзе, ирсез алып бара. Барысы да хатын-кыз җилкәсендә!
Үз күзләрем белән күрим әле, Гөлсәрия апа белән якыннан танышыйм дип, Боерганга кабат кузгалдым.
«Утыз ике яшемдә тол калдым»
– Тукай районы Таулар авылыннан мин. Тормыш иптәшем Вәзиф Боерган егете иде. Аның белән озак очрашып йөрмәдек, туй иттек тә, бергә яши башладык. Иптәшемнең әнисе дә исән иде әле. Матур гына тормыш алып бардык... – дип сөйләп китте дә, уйланып, туктап калды. Баксаң, Гөлсәрия апа ире Вәзиф абый белән алты ел гына яшәп калган икән. «Менә шушы йортыбызны салган вакыт иде. Удмуртиядәге осталар белән сөйләшкән дә, алар янына чыгып киткән иде. Алабуга шәһәре тирәсенә җиткәч, юлны сорарга дип, машинасы белән читкә туктаган булган. Һәм шул мәлне «КАМАЗ» машинасы таптап киткән... 1989 елның 17 марты иде ул. Хәзер күпме еллар узды... Ә барыбер тыныч кына сөйли дә алмыйм, тыным кысыла башлый. Шулай итеп, 32 яшемдә тол калдым мин. Кулымда ике балам: Илнурга – 5, Фәнискә 3 яшь иде...» – дип әкрен генә дәвам итә Гөлсәрия апа.
Тормыш гел без теләгәнчә генә бармый шул! Гөлсәрия апа да яшьли тол калып, кечкенә ике баланы берүзем үстерермен, кайнана тәрбияләрмен дип уйламагандыр. Ир-ат назы, кадер-хөрмәте дә күрә алмый ул!
– Вәзиф исән булганда да без сыер асрый идек. Тормышлар начар булмаса да, һәр кеше камилләшүгә омтыла бит. Рәхәт, матур яшисе килә. Мин бәләкәйдән үк маллар яратам. Ирем фаҗигале төстә вафат булгач та, мал-туарны бетерергә дигән уй башыма килеп карамады. Ничек тә тырыштым, җир тырмадым. Әмма малкайларымны бетермәдем, хәтта елдан-ел көчемнән килгәнчә арттыра бардым. Дөрес, җиңел булмады, – ди Гөлсәрия апа.
– Каян шуның кадәр көч-куәт булгандыр дим?! Әле бит эшли дә идем, иртәнге 8нче яртыга бухгалтериягә килеп утырырга кирәк. Ә аңа кадәр өйдәге эшләрне башкарасы: сыер саварга, сөт тапшырырга, урыннарын чистартырга, алларына ашарга салырга, бозауларны карарга... Өйдә ашарга көтеп утырган кайнана белән балаларым бар.
«Кияүгә чыгып йөрмә син, балалар да үсәләр алар...»
Әңгәмәдәшемнән бу хәтле авыр тормышны ничек үзе генә нәзберек җилкәләрендә тартып бара алды икән дип кызыксынам. Мондый «ут» хатын-кызга кызыгучы ир-атлар да күп булгандыр!
– Дөрес, килеп кулымны сорап йөрүчеләр булды. Хәтта өйгә дә килделәр. Берсе миннән генә түгел, кайнанадан да кулымны сораган иде. Риза булмадык аңа. Кайнана да «Чыгып йөрмә син! Балалар да үсәләр алар!» дип кырт кисте. Аннары үземнең дә теләк булмагандыр. Ничә ел кайнана белән яшәгәч, үзем дә килгән ир-атларга «Кайнаны ташлап чыгып китмим!» дип әйтә торган идем. Хәтта бухгалтерия телефонына кадәр шалтыраталар иде. Берсенә дә «әйе» димәдем! Кайнанам (аны инәй ди идем) һәм балалар белән генә яшәдек, – ди әңгәмәдәшем.
«Соңгы минутларында кайнанам янында була алмадым»
2007 елның 28 декабрендә кайнанасы вафат була Гөлсәрия апаның. Аңа 78 яшь була.
– Безне никахка чакырдылар. Ә минем терлекчелек буенча районга отчет биреп кайтасым бар иде. Үземнең урынга инәйне җибәрдем. Никахны бик әйбәт кенә уздырганнар, тик машинада кайтканда кайнанамның хәле киткән. Өйгә кайтып җиткәч, җитәкләп кенә караватына кертеп салганнар. Мин Чаллыдан кайткач, «Гөлсәрия, хәлем авырайды. Әллә нишләп киттем», – дип зарланып та алды. Аннары урынына кереп ятты, алай да никах турында сөйли алды.
Кич җитте. 28 декабрьдә авылда бас-маскарад оештырдылар. Күршем шунда чакырды. Барасым килмәсә дә, аның белән чыгып киттем. Озак тормадым, улларым килеп җитте: «Әни, әби әллә нишләде... Әллә үлде инде...» диюләре булды, клубтан ничек чыгып киткәнемне дә хәтерләмим. Кайтуыма инәй үлгән иде! Иң аянычлысы һәм үкенечлесе: соңгы минутларында янында була алмадым, кулларыннан тотмадым, соңгы сүзләрен ишетмәдем... Икенче көнне җирләдек. «Ансат авыру, тиз үлем бир, Ходаем» дип гел тели иде. Аллаһка шөкер, теләге чынга ашты. Күзгә карап, авырып интегеп ятмады, – ди күз яшьләре белән Гөлсәрия апа.
«Гөлсәрия, әле дә ярый син бар», – ди иде кайнанам миңа. Кызым димәде... Мин эштән озаграк кайтмыйча торсам, каршы алырга чыга иде. Күршеләрем дә: «Нәрсә, кайтмыйча йөрисең, әбиең чыккан бит эзләргә!» – дип тә көләләр иде.
«Улларым – минем горурлыгым!»
– Балалар зур үсә башлагач, сыерларыбызны арттырдык. Башта ике булды, өч, дүрт аннары... Ирем булмагач, кайнанам белән киңәшләшеп эшләдек. Ул – төп сердәшчем дә, булышчым да булды. Аннары улларым да кул арасына керә башлады. «Т-40» тракторы алдык. Балакайларым шул трактор белән мәш килделәр: ишегалдында да эшләделәр, печән дә ташыдылар, тиресен дә түктеләр. Мәктәптә дә әйбәт укыйлар иде. Фәнис улым Боерган мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. КАМПИны да кызыл дипломга бетерде! Улларым – минем горурлыгым! – дип сөйли ана кеше.
«Т-40» тракторыннан соң, Шәйхразиевлар гаиләсе зуррак техника ала, маллары да күбәя. 2018 елда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән грант алуга да ирешә Гөлсәрия ханым. «Уйладым-уйладым да, конкурста катнашырга булдым. Барыбер сыерлар асрыйм. Бетерергә теләгем юк иде. Грант акчасына сарай салырбыз дидем. Шулай тырыша торгач, 12 сыер асрадым», – ди әңгәмәдәшем.
Моның кадәр малны ашатып бетерергә дә кирәк бит әле!
– «МТЗ-82» тракторы, «ГАЗ-53» машинасы, печән чапкыч, тырма, утырту, пресслау агрегатлары да үзебезнеке бар. 30 гектар җиребездә печән дә, бодай да чәчәбез. Аллага шөкер дим, янәшәмдә генә үз йорты белән Илнур улым яши. Бар эшне аның белән бергә эшлибез, Фәнис улым гаиләсе белән Чаллыда яшәсә дә, гел ярдәм итеп тора. Җәй җитте исә, балаларым печән эшенә керешәләр, бар эшне бергә башкаралар.
Гөлсәрия апаның үз клиентлары бар
Шәйхразиевларның йорт-җирләре сокланырлык, тыштан да матур, эчтән дә шәһәрчә итеп эшләнгән. Бөтен уңайлыклары бар, зур, иркен. Җитештергән продукцияне урнаштыру юлын да тапканнар. Гөлсәрия апа атнага ике тапкыр продукциясен бакчаларда сата икән, үзенең даими клиентлары да бар. Чаллыга ярминкәләргә дә чыга ул. «Сөтнең 1,5 литрын 100 сумнан сатабыз. Каймак, корт, эремчек ясыйбыз. Һәр иртәдә сөт җыючылар килә, аларга литрын 25 сумнан бирәбез. Көн саен 40-50 литрлап сөт тапшырыла, – ди уңган ханым. Әйтүе генә җиңел, күпме хезмәт, тырышлык һәм вакыт сорый торган эш бит бу!
Гөлсәрия апаның абзарындагы пөхтәлеккә дә сокланырлык. Саву аппаратының да, малкайларның да үз урыннары бар. Яңа туган бозауга да кечкенә генә аерым бүлмә ясап куйганнар.
Гөлсәрия апаның малкайлары белән сөйләшкәнен карап торсагыз! Сокланырлык! «Чәчкә, матурым, кил монда», «Дочка, әйдә, түргә үт!» дип кенә эндәшә ул аларга.
– Йоклап ятсаң, берәү дә китереп бирми. Аннан, яратып эшлим мин. Сыерлар савуны да авырсынмыйча башкарам. Быел гына бераз сәламәтлегем какшады: хәзер 66нчы яшем белән барам, аякларым да сызлый, кулларым да авырта... Шул балалар, оныклар өчен тырышып яшим. Аларга булдырып калдырасым килә! Барысы да үзебез өчен бит, – ди Гөлсәрия Шәйхразиева.
/ Гөлия Ибатуллина фото-видеолары.
Телеграм - ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев